Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Сабинский аграрный колледж" / Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениясе "Саба аграр көллияте"
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 45 |
Телефон: | +7(843)-622-21-87;+7(843)-622-20-87 |
E-Mail: | PU-104@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАПОУ "Сабинский аграрный колледж" |
Руководитель: | Бикмухаметов Закиржан Миннемуллович |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 285 студентов |
У нас учат: | 20 преподавателя |
Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Сабинский аграрный колледж" / Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениясе "Саба аграр көллияте" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Республиканское соревнование по национальной борьбе 28.01.2022
28 гыйнварь конне Казаннын "Тулпар" спорт комплексында аграр белем биру учреждениялэре командылары арасында корэш буенча республика беренчелеге уткэрелде. Ярышта безнен Саба аграр коллиятенен студентлары да катнашты. 11 команда арасында коллиятебез 2 нче урынны яулады. 3 курс студенты Сиражиев Ростэм 2 нче дэрэжэдэгедиплом белэн булэклэнде. Афэрин.... Алга табада унышлар телэп калабыз.
28 января в Казанском конно-спортивном комплексе "Тулпар" состоялось первенство аграрного образования.по "Корэш" В этом соревновании приняли участие и наши студенты.. Среди 11 команд наша команда Аграрного колледжа заняло 2 место. Студент 3 курса Сиразиев Рустем был награжден дипломом 2 места.. Молодец...Поздравляем.Желаем дальнейших успехов
-
25 гыйнвар - Халыкара Cтудентлар көне 25.01.2022
25 гыйнвар Бөтенроссия күләмендә Студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Студент еллары – һәрбер кеше язмышында онытылмас хатирәләр белән истә кала торган чор. Ул киләчәгеңне билгеле бер һөнәр белән дә бәйләргә, яңа дуслар, ә кемгәдер мәхәббәтен дә табарга этәргеч бирә. Студентлар безнең яшьләребезнең иң актив, җаваплы, позитив фикер йөртүче һәм талантлы өлешен тәшкил итә. Шул унайдан безнен Саба аграр коллият студентлары Саба мэдэният йортында уздырылган "Студент party" бэйрэмендэ катнаштылар. Дэртле биюлэр,матур жырлар, кызыклы уеннар белэн урелеп барган 4 команда коч сынашты. Аграр коллият студентлары беренче урынга лаек булдылар. Афэрииин!!! Сездәге иҗат потенциалы, үз эшегезгә бирелгәнлек, энтузиазм, яңа үрләр яулауга омтылу көче – теләсә нинди катлаулы бурычларны хәл итүдә төп чыганак. Сез – безнең төп интеллектуаль һәм иҗади көчебез, районыбызның киләчәге. Барлык хыял-өметләрегезне лаеклы рәвештә тормышка ашырырсыз, ә сездәге аң-белем Сабабыз өчен уңышлы хезмәт итүдә нигез булып торыр. Уңышлар һәм сәламәтлек юлдаш булсын сезгә!
-
Көллият студентлары яшь профессионаллар арасында WorldSkills Russia чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары 08.12.2021
Татарстанда яшь профессионаллар арасында WorldSkills Russia һөнәри осталык чемпионатының республика этабы төгәлләнде. Ярышлар 257 компетенция буенча республиканың 19 шәһәрендә һәм муниципаль районында уздырылды. Чемпионатта Саба аграр көллияте яшь һөнәрчеләре дә катнашты һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
Әйтик, III курс студенты Ильяс Зарипов “Җиңел автомобильләр ремонты” компентенциясендә Алабугада узган ярышта Яшел Үзән, Чаллы, Әлмәт, Казан көллиятләреннән килгән көндәшләреннән өстен булып 1 нче урынны яулады. Фәнзил Хаҗиәхмәтов (III курс) – Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү”, Михаил Домолазов (II курс) – “Авыр техникага хезмәт күрсәтү”, Илмир Исмәгыйлов (III курс) “Цифрлы игенчелек” компетенцияләрендә 2 нче урыннарны алдылар. Илназ Әсхәдуллин “Кирпеч салу” компетенциясендә Казанда уздырылган чемпионатта 3 нче призлы нәтиҗә күрсәтте. Студентларны чемпионатка әзерләүдә махсус предмет укытучылары Алмаз Әхмәтвәлиев, Илназ Әхмәтвәлиев, Илшат Габдрәхимов, Илфат Сөнгатов, Зиннур Газизҗановның да өлеше керде. “Көндәшләр көчле иде. Бигрәк тә мәйданчык хуҗалары егетләренә, кем әйтмешли, стеналар да ярдәм итте. Шулай да укытучым Алмаз Габделхәевич ярдәме белән әзерлек алып барып, чемпионатта барлык сынауларны уңышлы үтә алдым”,– диде Арчадан килеп белем алучы Ильяс Зарипов Ул диплом алгач, белгечлеге буенча эшләргә һәм укуын читтән торып дәвам итәргә җыена.
Студентларыбыз белэн бик горурланабыз. Алга табада унышларыгыз куп булсын...
-
Республика куләмендэге спартакияда!!! 18.11.2021
2021 елның 18 ноябре конне хәрби хезмәткә чакырылучы яшьүсмерләр арасында хәрби гәмәли спорт төрләре буенча Республика күләм спартакиадасы үткәрелде.
Анда 13 районнан 130 егет 8 төрле спорт ярышларында үзләренен көчен сынашты.
Шушы 13 команда арасында Саба аграр көллият студентлары зур тырышлык күрсәтеп I урынны яулады.Нәтиҗәләр сөендерерлек. Егетләребез кулларында җиңү кубогы.
Афәрин егетләр... Сез безнең горурлык!!!!!
-
Встреча представителей ГАПОУ "Сабинский аграрный колледж" с учениками МБОУ «Юлбатского ООШ» 30.10.2021
30 октябрь көнне, фән һәм технологияләр елында һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында, Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, "Саба аграр көллияте" дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесе вәкилләре Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очраштылар. Балалар алдында директор урынбасары Якубов Рәмис Фәнил улы һәм Гайфуллина Алинә Зәкәри кызы чыгыш ясады. Көллият укытучылары балаларны керү шартлары белән таныштырдылар, укучыларны әзерли торган белгечлекләр турында сөйләделәр. Шулай ук техникумның белем бирү һәм дәрестән тыш программасы белән таныштырдылар, чит шәһәрләрдән килгән студентларның яшәү шартлары, туклану режимы һәм стипендияләр алу турында сөйләделәр. Уку йорты, студентлар тормышы , алырга мөмкин булган һөнәрләр турында презентация күрсәттеләр. Балалар барлык сорауларга да җаваплар алдылар. Мондый очрашулар кысаларында егет-кызларның киләчәк һөнәр сайлаганда үз белем бирү эшчәнлеген үзгәртеп кору мөмкинлеге бар. Тематик күргәзмә оештырылды «Барлык һөнәрләр дә кирәк, барлык һөнәрләр дә бик мөһим!
-
"Ак тэубэ, кара тэубэ" Т.А.Миннуллин 13.10.2021
13 октября 2021 года студенты Сабинского аграрного колледжа посмотрели комедию Нижнекамского театра имени Т.А. Миннуллина "Кызлар кызык итэлэр"(Хитрые девушки), поставленный по пьесе Туфана Миннуллина "Ак тэубэ, кара тэубэ".
Студенты были впечатлены историей любви, юмором, яркой игрой артистов театра.
-
С 02-03.10.2021 в г. Н.Челны прошел Чемпионат РТ по быстрым шахматам и блицу. 04.10.2021
Мужская и женская сборная Сабинского района смогла добиться высоких результатов, и конечно же участвовали наши студенты.
Мужская сборная:
1) в турнире по блицу заняла - 1 место
2) в турнире по быстрым шахматам заняла - 2 местоСостав команды:
1) Закиров Динар
(Б.Сабы)
2) Газизуллин Ильназ
(Б.Сабы)
3) Габдрахманов Салават
(Б.Сабы)
4) Сайфутдинов Альберт
(Шемордан)Женская сборная:
1) в турнире по блицу заняла - 1 место
2) в турнире по быстрым шахматам заняла - 1 местоСостав команды:
1) Нургалиева Рамиля
(Тат.Икшурма)
2) Гайзуллина Диля
(Мингер)
3) Галиуллина Диляра
(Пукаль)Поздравляем наших сборных с хорошим выступлением и желаем дальнейших успехов
-
"Автосессия - 2021" - 2 место 30.09.2021
30 сентябрьдә Казанда административ комплекс территориясендә. ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИИ студентлар арасында автомобильчеләр конкурсы финалы узды. Конкурсның финалында республика районнары һәм шәһәрләреннән 30 студент катнашты. Студентлар юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча теорияләр бирделәр, фигуралы йөртү күнекмәләрен күрсәттеләр, баннерлар һәм юл хәрәкәте иминлеге турында социаль роликлар конкурсларында талантлар күрсәттеләр, шулай ук иҗади конкурста тема буенча катнаштылар - дип сөйләделәр ЮХИДИ хезмәткәрләре. Команда зачетында икенче урынны Саба аграр көллияте укучылары, Казан гадел хөкем академиясе командасына оттырып, яулады. Җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, медальләр, дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.
-
Ярминкэ 2021 25.09.2021
25 сентябрь 2021 районыбызның авыл хужалыгы продукциясе җитештерүчеләре Казанга чираттагы көзге ярминкәгә бардылар. Елдагыча безнен Саба аграр коллияте кырыйда калмыйча уз олешен кертте. Башкалабыз кулланучыларына ашлык, бәрәңге, ит-сөт, умартачылык продуктлары, кулинария-кондитер әйберләре һәм башка күптөрле товарлар тәкъдим ителде.
-
1 сентябр - " Белем көне!" 01.09.2021
1 сентябрь көнне Саба аграр көллияте "Белем көнен" бәйрәм итте. Бэйрэмдэ Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәсәншин Гафур Шайхулла улы, мәгариф бүлеге җитәкчесе Шакиров Ильфат Фоат улы, хуҗалык җитәкчеләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Быел беренче курска 92 студентн кабул итеп алынды.
Белем көне җыр-биюләр, матур теләкләр, рәхмәт хатлары белән үрелеп барды.
Барлык студентларны һэм мөгаллимнәрне яңа уку елы белән котлыйбыз, унышлар телибез