МБДОУ «Нижнешитцинский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422067, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Нижние Шитцы |
Телефон: | |
E-Mail: | DdSabRo.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнешитцинский детский сад "Ромашка" |
Руководитель: | Хабибрахманова Рамзия Василевна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 12 воспитанников |
У нас учат: | 1 воспитатель |
Новости
Балаларны яклау һәм сәламәтлекләрен саклау
Опубликовано: 26.04.2013БЕРКЕТМӘ № 19 26 апрель 2013 ел Түбән Шытсу “Ромашка” балалар бакчасы буенча әти-әниләр җыелышының көн тәртибе: 1 .Саба муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлегенең №183 -23.04.13 хаты нигезендә балалар бакчасы хезмәткәрләре Һәм әти-әниләр арасында балаларны яклау Һәм сәламәтлекләрен саклау эше буенча төрле җинаятьләрне булдырмау максатыннан аңлату эшләре алып бару. 2.Төрлеләр Җыелышта катнашалар: 8 әти-әни Һәм бакча хезмәткәрләре 1.Бакча мөдире Хабибрахманова Р. В. әти-әниләрне Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге җибәргән № 183 хат эчтәлеге белән таныштырды. Хатның төп темасы:”Балаларны төрле куркыныч җинаятьләрдән саклау Һәм булдырмас өчен алдан кисәтү эшләре алып бару”. “Хөрмәтле әти-әниләр без барыбызда балаларның сәламәтлеге Һәм аларның Һәрбер хәрәкәте,көндәлек яшәеше,сау-таза булып үсүләре өчен бик тә җаваплы кешеләр.Белгәнегезчә матбугатта, радио-телевидениедә еш кына төрле куркыныч җинаятьләр Һәм башка куңелсез вакыйгалар турында сөйләп ,курсәтеп торалар.Шушы күренешләрне күздә тотып,район мәгариф бүлеге Һәм без бакча хезмәткәрләре шул ук вакытта әти-әниләр балаларны даими рәвештә саклый Һәм яклый белергә тиешбез без бу эшкә бурычлы. Шушы җибәрелгән хатка нигезләнеп балалар бакчасы территориясендә Һәм шул ук авыл җирлегендә ят кешеләр күренсә без аларның кем Һәм ни сәбәпле йөрүләрен белеп ,күреп торырга тиешбез.Балаларга Һәрвакыт чит кешеләр белән аралашмау,төрле мавыктыргыч әйберләр белән кызыктырсалар аларны алмаска кирәклеге Һәм машиналарга утырырга ярамаганлыгын аңлатып торырга тиешбез.Балалар бакчасына килгәндә Һәм кайтканда бары тик әти-әниләр белән генә йөрергә кирәклеген Һәрберебез дә дөрес итеп аңларга тиешбез. Сез аңа тулы җаваплы ,ә без аны контрольдә тотарга бурычлы. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып әти-әниләр арасында өстәмә рәвештә җаваплы итеп сезнең рөхсәтегез белән мин Нургалиев Р. Н.ны Һәм Низамиева А. Н.ны билгеләр идем.Алар безгә кирәк булган очракта булышып Һәм балалар бакчасы территориясендә чит-ят кешеләр кергән очракта аңлашырга,ярдәмгә килергә әзер торсалар иде,чөнки бу әти-әниләр балаларын тиешле тәртиптә ,ягъни көндәлек балаларын йөртеп бакча тормышы белән аралаша торган актив кешеләр. Хөрмәтле әти-әниләр, тагын бер нәрсәгә басым ясар идем;балалар карарга тиеш булмаган программаларны күрсәтмәскә иде, төрле җинаятьләргә кагылышлы,куркыныч булган кинофильмнарны Һәм башкаларын балалар белән берлектә карамасак иде. 2. Икенче көн тәртибе буенча әти-әниләр дә сүз алдылар,үзләренең киңәшләрен бирделәр,ишекләрнең Һәрвакыт бикле булуына басым ясадылар,чит-ят кешеләрне кертмәскә Һәм күргән очракта сөйләшеп ,аңлашып бакчага керергә ярамаганлыгын аңлатырга кирәклеген әйттеләр. Җыелышның карары: 1.Балалар арасында төрле җинаять эшләрен булдырмас өчен әти-әниләрнең Һәм бакча хезмәткәрләренең җаваплы булуларына ирешергә, даими рәвештә саклану эшләре алып барырга. 2.Балаларны бакчага бары тик әти-әниләре генә йөртүенә ирешергә. 3.Бакча территориясенә чит кешеләрне кертмәскә,ишекләрне бикле тотарга. Бакча мөдире: Хабибрахманова Р. В. Сәркәтип: Гильмутдинова Д. М.
К списку новостей