МБДОУ «Нижнешитцинский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422067, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Нижние Шитцы |
Телефон: | |
E-Mail: | DdSabRo.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнешитцинский детский сад "Ромашка" |
Руководитель: | Хабибрахманова Рамзия Василевна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 12 воспитанников |
У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ «Нижнешитцинский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
-
Төньякка сәяхәт 26.01.2013
21 январьдан - 25 январьга кадәр төньяк җәнлекләре, кешеләр тормышы белән таныштыру атналыгы үтте. Йомгаклау чарасы итеп балалар төньякка сәяхәткә бардылар (презентация карадылар).
-
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре 26.01.2013
Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү һәм ныгыту, янгын сүндерү чаралары белән таныштыру максатыннан бакчабызда өйрәнүләр оештырылды. Балалар киенеп, тиз генә куркыныч булмаган урынга йөгереп чыктылар. Бакча хезмәткәрләре тарафыннан куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде һәм төгәл үтәлде.
-
Чаңгы шуабыз 19.01.2013
Чаңгычының чаңгысы
Шуа-шуа шомара.
Чаңгың шомарсын дисәң,
Кирәк ешрак шуарга.
-
Чисталыкка өйрәнәбез 16.01.2013
Кечкенә генә булсак та
Без гөлләрне беләбез.
Апабыз өйрәтеп торса
Тузанын да сөртәбез.
-
Чисталык дәресе 16.01.2013 Чисталыкны бик ярата Балалар. бит-кулларын юып тора Гел алар.
-
Таудан чана шуабыз 15.01.2013
Биек-биек тау битендә
Чана шуып уйныйбыз.
Ярышабыз-узышабыз
Матур җырлар җырлыйбыз.
Тау башына менәбез дә
Җил уйнатып төшәбез.
Кошлар сыман бер-бер артлы
Түбән таба очабыз.
-
Иске яңа ел бәйрәме 12.01.2013
Бүген бакчада искечә яңа ел бәйрәме билгеләп үтелде. Балалар чыршы тирәсендә төрле уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар.
Бераз гына моңсу да,
Ник икәнен мин беләм.
Хушлашабыз чөнки без
Бүген иске ел белән.
-
Мәдәният йортында кунакта 11.01.2013
Бүген балалар белән мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән искечә яңа ел кичәсендә катнаштык. Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар уеннарда катнаштылар, кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырладылар.
-
Чаңгы шуабыз. 10.01.2013
Ничек рәхәт урамда
Чана-чаңгы шуганда.
Рәхәтләнеп көләбез
Чыныгабыз без анда.
-
Яңа ел бәйрәме 31.12.2012