• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10
Телефон: +7(843)-624-23-22
E-Mail: mishansaba@yandex.ru Snmc.Sab@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ"
Руководитель: Шайхлисламов Булат Фанитович
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 47 учащихся
У нас учат: 18 учителя

Новости школы

Өлкән классларның Яңа ел бәйрәме

Опубликовано: 04.01.2011

 2 нче гыйнварда мәктәптә Яңа ел бәйрәме булды.

   Бәйрәм ике сменада оештырылды. Икенче сменада 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Яңа ел бәйрәменә әзерлек күптән башланган иде: кардан сыннар ясалды, һәр сыйныф бәйрәм газетасын чыгарды, залны бизәү өчен рәсемнәр буялды, “Иң матур кар бөртеге” конкурсы оештырылды.

   Бәйрәмне тантаналы төстә мәктәп директоры Шәйдуллин Р.М. ачып җибәрде. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Гарифулллина К.Х.  иң матур теләкләрен теләде.

  Барлык балалар Кыш бабайны көткән вакытта, залга серле Кыш бабай килеп керде. Шүрәле үзен Кыш бабай итеп танытмакчы булды. Ләкин аның планнары барып чыкмады. Кыш бабай булу өчен сихри көч кирәк икән.

   Менә Кыш бабай үзе дә залга килеп керде. Янәшәсендә Кар кызы да, кулында күчтәнәч тулы капчыгы да бар. Алар,мәктәп алдынгыларын котлап, бүләкләр бирделәр.  Укучылар Кыш бабай һәм кар кызы белән биеделәр, чыршы тирәли җырлап әйләнделәр.

  Бәйрәмнең икенче өлешендә 8 нче сыйныф укучылары -  мәдәният өлкәсендә, 9 нчы сыйныфлар – спортта, 10 нчы сыйныфлар – авыл хуҗалыгында, 11 нче сыйныфлар мәгарифтә 2011 нче елда булачак яңалыкларны фаразладылар.

   Яңа ел бәйрәме күңелле уеннар, концерт номерлары белән дәвам итте. Кичә ахырында дискотека оештырылды.

 



К списку новостей