• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10
Телефон: +7(843)-624-23-22
E-Mail: mishansaba@yandex.ru Snmc.Sab@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ"
Руководитель: Шайхлисламов Булат Фанитович
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 47 учащихся
У нас учат: 18 учителя

Новости школы

Укытучылар көне

Опубликовано: 05.10.2014

Хөрмәтле укытучыларыбыз!

      Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйм!

      Бүгенге истәлекле көндә барлык педагогларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.

       Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без барыбыз да, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – алар да шул исәптә зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел , ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә.

      Әлбәттә, укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген ул тагын да катлаулырак. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә. Укытучы – ул һөнәр генә түгел, укытучы булып туарга кирәк!

      Укучылар белән эшләүдән канәгатьлек алу өчен актив тормыш алып баручы һәм балаларны яратучы иҗади шәхес булу зарур. Татарстан укытучыларының җәмгыять бу мөһим һөнәр алдына куйган иң катгый таләпләргә туры килүенә ышанам. Безнең барлык укытучыда да инновацион эзләүгә, профессиональ амбициягә омтылыш бар, алар бар яңалыкка да ачык, ә бу Татарстан Республикасы мәктәптә белем бирү сыйфатын күтәрүдә әһәмиятле.

      Мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән аралашудан шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасын! Бу сезнең хезмәтегез өчен иң югары бәя!



К списку новостей