Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
E-Mail: | mishansaba@yandex.ru Snmc.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 43 учащихся |
У нас учат: | 18 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Татар халык бизәкләре!
05.02.2021
Мәктәп коридорында 5 нче сыйныф укучылары татар халык бизәкләре ясап күргәзмә куйдылар. Һәр үрнәк үзенчәлекле орнамент белән ясалган. Төсләр чагылышы күз явын алырлык. Укучыларда зур кызыксыну уянды.
-
Талант фест 05.02.2021
Мәктәбебез укучылары Талант фест конкурсында вокал ансамбль, инструменталь ансамбль номинацияләрендә чыгыш ясап алдынгы урыннарны яуладылар.
-
Татар халкының сандыгы.
03.02.2021
Татар кызлары килен булып килгәндә бирнәләрен сандыкка тутырып алып килә. Гомере буена шул сандыкны яшьлек хатирәсе итеп саклый. Авыл өйләрендә булып, сандыкларны карап кайттык. Әле дә сандыкны саклаучы гаиләләр бар.
-
Татар халкында - түбәтәй!
02.02.2021
Түбәтәй - татар ир - атларының төп баш киеме. Түбәтәйнең берничә төре кулланышта булган. Шуларның иң киң таралганы - кәләпүш. Кәләпүш киселгән тәбәнәк конусны хәтерләтә. IX гасыр ахырыннан ир - атлар күбрәк кәләпүшкә ошаган бизәкле түбәтәй киеп йөри башлаганнар.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы
01.02.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан мәктәп залында "Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр" дигән темага китап күргәзмзсе оештырылды. Күргәзмәдә күп гасырлык тарихы булган туган телебез турында шигырьләр, мәкаләләр җыентыклары урын алды. Укучыларга телнең тарихы, килеп чыгышы, байлыгы турында күп мәгълүмат бирелде.
-
ПДД кагыйдәләрен искә тошердек. 01.02.2021
1-5 нче сыйныф укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү һәм саклау буенча инспекторлар Ягафарова Г.Н.һәм Садриев Р.А. катнашында чара үткәрелде. Укучылар өчен бик файдалы һәм кызыклы булды.
-
Спортивные игры ШСК 30.01.2021
В рамках проведения спортивных игр школьных спортивных клубов (ШСК), с целью вовлечения обучающихся в систематические занятия физической культурой и спортом, пропаганды здорового образа жизни, в школе прошли соревнования по футболу среди команд 5 - 6 классов.
-
Спортивные игры ШСК
27.01.2021
В рамках проведения спортивных игр школьных спортивных клубов (ШСК), с целью вовлечения обучающихся в систематические занятия физической культурой и спортом, пропаганды здорового образа жизни, в школе прошли соревнования по волейболу среди команд юношей.
-
Физикада - күргәзмә.
27.01.2021
Физика - информатика атналыгы кысаларында бүген физика фәне буенча күргәзмә куелды. Укучылар механика, молекуляр физика, электродинамика, оптика, квант физикасы буенча кулдан модельләр ясап алып килделәр. Аеруча башлангыч сыйныф укучылары өчен кызыклы булды. Күп сораулар биреп, өлкән сыйныф укучыларыннан җавап алдылар.
-
Морской бой - Диңгез сугышы.
26.01.2021
Физика - информатика атналыгының 2 нче көнендә информатика буенча "Морской бой - Диңгез сугышы" уены үткәрелде. Белемнәрне ныгыту, кабатлау максатыннан укучылар узара ярышты.