МБДОУ - «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район,д.Мешабаш,Г.Тукая улица, 21. |
Телефон: | 88436246753 |
E-Mail: | Dsadmeshabash.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-"Мешабашский детский сад" Тюльпан" |
Руководитель: | Маликова Залия Ренатовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 17 воспитанников |
У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ - «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60
-
Бәхет, шатлык алып кил син, Яңа ел! 28.12.2014
Син, Яңа ел, инде безгә
Матурлык кына китер.
Ныгысын дуслык , татулык
Иман бир балаларга.
Саулык - сәламәтлек китер
Озак - озак елларга.
-
Кар сыннары - 2014 23.12.2014
-
Кар сыннары - 2014 23.12.2014
-
Кар сыннары - 2014 23.12.2014
Йөгереп чыктык урамга
Кар атышып уйнадык
И уйнадык, и уйнадык
Тик барыбер туймадык.
Әйдә, - диде шунда кемдер
Кар бабай ясыйк бергә!
Вил чапты кишер алырга
Нил йөгерде күмергә.
-
Саф һава - тәнгә дәва 10.12.2014
Саф һавага чыгып,
Таудан чана шуып,
Кышның салкыннарын
Җибәрәбез, куып.
-
Әниләр бәйрәме 29.11.2014
Әнием күз нурым
Кадерлем син минем
Иң олы, иң изге
Бәгърем син минем.
-
Ата - аналар җыелышы
29.11.2014
Барлык әти - әниләргә дә 2015 елның 1 нче гыйварына бакчага йөргән балага взнос бәясе арту буенча җыелыш уздырылды.Һәркемгә аңлатылды, компенсация өлеше кире кайтарылу буенча сөйләшү эшләре алып барылды. Түләү тәртибе түбәдәгечә:1) 1,5 - 3 яшькәчә түләү - 2395 (379 - туклану өлеше), 2) 3 - 7 яшькәчә түләү - 2510 (490 - туклану өлеше) арткан бәя белән.
-
Өлкәннәр көне. 31.10.2014
Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, акыллы фикерләре белән безгә юл күрсәтүче дәү әниләребез,кадерле әбиләребезне өлкәннәр көне уңаеннан, бәйрәм кичәсенә чакырдык.Безнең балалар үзләрненең яратуларын шигырьләр ,җырлар, биюләр аша җиткерделәр.Күңел җылысы биреп ясаган бүләкләрен әбиләренә тапшырдылар.Бәйрәм белән сезне хөрмәтле өлкәннәребез!
-
Иҗади сәнгать/ Аппликация "Минем өем" 22.10.2014
Шакмаклардан өй салабыз
Тырышып барыбыз да:
Рәхәтләнеп яшәсеннәр
Курчак дусларыбыз да.
-
Корбан гаете мөбәрәк булсын! 07.10.2014
Бакчабызда мөселманнарыбызның иң изге бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаетенә багышланган әңгәмә оештырылды. Балаларга бәйрәм турында тулырак мәгълүмат бирү өчен бакчабызга Рамил абый Халиковны чакырдык. Ул Корбан гаетенең башлангыч тарихын, бәйрәмнең ничек үтүе турында бик эчтәлекле хикәяләр сөйләде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Соңыннан балалар Корбан ашы белән авыз иттеләр. Корбан гаете мөбәрәк булсын!