Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
E-Mail: | korsabashsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 54 учеников |
У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Новостной блок
"Белем бәйрәме" котлы булсын!
Опубликовано: 01.09.2012
Бүген бәйрәм, бүген "Белем көне"! Укучылар, укытучылар, әти-әниләр, сезне чын күңелдән шушы олуг бәйрәм белән тәбрик итәбез. Бу уку елында яхшы билгеләр, яңа җиңүләр күп булсын. Һәркемгә ныклы сәламәтлек, иминлек теләп калабыз! Мәктәбебезгә барыбыз да ашкынып, яңа планнар белән, сагынышып килдек һәм "Белем бәйрәме", яңа уку елының беренче очрашуы да бик матур килеп чыкты.
Укучылар, укытучыларны район, күмәк хуҗалык, җирле үзидарә вәкилләре тәбрикләде. Дәртле җырлар, матур шигырьләр бәйрәмне тагын да ямьләндерде.
Мәктәпкә беренче аяк басу мизгелләре, котлаулар, бүләкләр, җәй буе сагынышып беткән классташларның очрашуы, кем кая барган, ничек ял иткән, кемгә нәрсә алганнар... Кыскасы, мәктәп гөж килеп торды бүген. Тантаналы линейкадан соң барлык сыйныфлар да беренче "Универсиада" дәресенә юл алдылар. Әлеге дәресләр мультимедиа ярдәмлекләр, ярышлар белән үрелеп барды.
Алда уку елында, укыту-тәрбия эшенең барлык катнашучыларына да зур уңышлар теләп калабыз.
К списку новостей