Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
E-Mail: | korsabashsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 54 учеников |
У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Шәвәли хикмәтләре.
13.06.2016
Бүген бездә "Шәвәли хикмәтләре". Укучылар Шәвәли эзләре буенча сәяхәт иттеләр. Бик күңелле булды.
-
Cәламәт тәндә-сәламәт акыл. 11.06.2016
11 июнь. Бу көн лагерьда "Сәламәтлек -кешенең иң зур байлыгы" темасына багышланды. Фельдшерыбыз Рушания апа килеп укучылар белән "Юк дип әйт", "Сәламәт булу, көчле булу" ,"Бөҗәкләрдән саклан" темаларына профилактик әңгәмәләр уздырды. Укучылар бик актив катнаштылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар"
-
"Гиннесслар рекорды" көне 10.06.2016
Бүген "Балкыш" лагеренда "Гиннесслар рекорды " көне. Нәтиҗәләр буенча "Иң озын буйлы", "Иң оста сикерүче", "Иң сипкелле" һәм дә "Иң күп сөйләшүче" ләр ачыкланды. Бәйрәм күңелле биюләр белән тәмамланды.
-
ГТО атналыгы. 09.06.2016
9 июнь. Бездә ГТО атналыгы башланып китте. Шул уңайдан "Күңелле стартлар" уздырылды. Көннең икенче яртысында укучылар "Мин спортны яратам" темасына асфальтта рәсем ясадылар. Көн бик күңелле үтте.
-
Өчиле авылына экскурсия 08.06.2016
Лагерьнең 7 нче көнендә гүзәл табигатьле Өчиле авылына экскурсия оештырылды.
-
Якташыбыз Советлар Союзы Герое Зәки Хабибуллин. 07.06.2016
"Балкыш" лагере 7 июнь көнне Ю.Утар авылында экскурсиядә булды. Якташыбыз Советлар Союзы Герое Зәки Хабибуллин яшәгән йортны, ул утырткан алмагачларны күзәттек. Экскурсия вакытында укучыларыбыз героебыз турында тагын да күп мәгълүмат алдылар, горурлык хисләре кичерделәр.
-
Тыл ветеранында кунакта. 06.06.2016
6 июнь. "Балкыш" лагере үз эшен ветераннарыбызга бүләк ясаудан башлады. Соңыннан тыл ветераныбыз Сәвия апада булдык. Ул безне үзенең авыр сугыш елларында башкарган эшләре белән таныштырды. Без килгәнгә бик күңеле булды.
-
"Һәйкәлләргә чәчәкләр куябыз" 05.06.2016
5 июнь көнне без Курсабаш авылында урнашкан һәйкәлләргә чәчәкләр куйдык. Сугышта кырларында ятып калган авылдашларыбызны искә алдык, аларга багышлап шигырьләр укыдык.
-
"Хәтер китабы" 03.06.2016
“Балкыш” лагере бүген Курсабаш авылы китапханәсендә кунакта булды. Китапханәче Фарида Маис кызы балаларны “Хәтер китабы” белән таныштырды. Укучылар үзләренең сугыш кырларында ятып калган әби-бабаларын, туганнарын эзләп таптылар. Соныннан “Батырлык” темасы буенча викторина үткәрелде. Балалар бик актив катнаштылар. Матур-матур бүләкләр алдылар.
-
"Ямьле туган ягым" 02.06.2016
"Балкыш" лагереның 2 нче көне туган ягыбыз, туган авылыбыз темасына багышланды. "Туган ягым" темасына шигырьләр конкурсында укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр. Соңыннан "Без тынычлык телибез" темасына асфальтта рәсем ясадык. Көн бик күңелле үтте.