МБДОУ «Корсабашский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422051, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Корсабаш, ул.Школьная, зд.29. Филиал 422051, Республика Татарстан, Сабинский район, д.Нижние Отары, ул.Кирова, д.1 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-30 |
| E-Mail: | Korsabash.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Корсабашский детский сад «Кояшкай» |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рафаилевна |
| Год основания учреждения: | 2019 |
| У нас учатся: | 7 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
Новости
Сонгы звонок!
Опубликовано: 01.06.2019Күгәрченнәр очырам!
Күгәрченнәр болыт булып
Килеп керде дөньяма,
Гөрли-гөрли, җырлый-җырлый
Ияләште ояма.
Канатлары ныгыганчы
Яме булды бакчамның.
Очарга дип талпыналар,
Үсеп җиткән барчасы.
Күгәрченнәрне очырам
Далаларга, кырларга.
Кунар урын табарлармы
Биеклеккә, үрләргә?
Күгәрченнәрне очырам –
Үзәкләрем өзелә,
Гөр-гәр, гөр-гөр тавышлары
Бәгыремә сызыла.
Очарга дип талпыналар,
Тарсыналар күгемне;
Киңлекләргә ашыгалар,
Кузгаталар күңелемне.
Күгәрченем, очкан чакта,
Канатларың талмасын,
Сагыш җиле, каршы чыгып,
Кайгыларга салмасын.
Хәтер йомгагым сүтелә,
Чыга алмыйм очына.
Бәхет теләп, зур тормышка
Күгәрченнәр очырам!
(Фәридә Нуруллина)
К списку новостей




