Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | DsadSaf.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 44 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Йорт хайваннары 04.12.2021

Зурлар төркеменә йөрүче балалар йорт хайваннары турында өйрәнделәр. Иң беренче булып хайваннар арасыннан кешенең дусты – эт була. Вакытлар үткән. Йорт хайваннары тышкы кыяфәтләре һәм үз-үзләрен тотышлары буенча бик нык үзгәргән. Кешеләргә ияләшкәннәр, кешеләрдән азык ашый башлаганнар, ярдәм һәм яклау тапканнар.
Сыер, сарык, кәҗә, ат һәм башка эре йорт хайваннары – ул көтү.Көтү җәй көне болында йөри. Анда хайваннар үлән ашыйлар. Ә кышка печән әзерлиләр.
Сыер белән кәҗәне һәр көн савалар һәм сөт алалар.Ә сөттән каймак, кефир, эремчек, май, сыр әзерлиләр.
Сарыкларның йоны үскән саен йоннарын кыркып алалар. Сарык йоныннан җеп ясыйлар.Ә җептән шарф, оекбаш, кофталар бәйлиләр.
Сыер, сарык һәм дуңгыз ит бирә. Ат кешегә эштә булыша, йөк ташый. Барлык йорт хайваннары да файда китерә.
-
Игры и упражнения с палочками Дж. Кюизенера. 03.12.2021

Цветные палочки являются многофункциональным математическим пособием, которое позволяет "через руки" ребенка формировать понятие числовой последовательности, состава числа, отношений «больше – меньше», «право – лево», «между», «длиннее», «выше» и мн.др. Набор способствует развитию детского творчества, развития фантазии и воображения, познавательной активности, мелкой моторики, наглядно-действенного мышления, внимания, пространственного ориентирования, восприятия, комбинаторных и конструкторских способностей
-
Кар бөртекләре ясыйбыз 01.12.2021

Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар рәсем эшчәнлегендә кар бөртекләрен ясадылар.
-
Кар бөртекләре ясыйбыз 01.12.2021

Йолдыз-йолдыз вак кына,
Ак мамык сымак кына.
Өс киеменә куна,
Тәнгә тисә су була.
-
Әнием - кадерлем 30.11.2021

Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Тыңлап бишек моңнарыңны,
Елавым басылган бит.
Телем дә минем иң әүвәл
“Әннә” дип ачылган бит.
Зурлар төркемендә Әниләр көненә багышланган "Әнием - кадерлем" исемле бәйрәм кичәсе узды.
-
Котлыйбыз! 29.11.2021

Кадеоле әниләрне котлап, кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар күмәк эш башкардылар. Алар тәрбияче апалары белән белән бергәләшеп, котлау открыткасы ясадылар.
-
Әниләрне котлыйбыз! 29.11.2021

Әни – җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Көннең яктылыгы-кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез. Кадерлик без әниләрне, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!
Рәхмәт, әнкәй, гомер бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы терәк булуыңа.
-
Әнием-кадерлем! 26.11.2021

Иң кирәкләрнең кирәге
Әниебез бигерәк.
Нигә икәнен санарга
Бармаклар бик күп кирәк.
-
Минем хокукларым 19.11.2021

Бөтенроссия "Бала хокукларын саклау" акциясендә безнең балалар бакчасы да катнашты.
-
Длинный-короткий 18.11.2021

Знакомство с понятием "длинный",короткий",длиннее,короче;обучение сравнению предметов по длине.






