Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | DsadSaf.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 45 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
-
Яңа ел бүләкләре 29.12.2012

Кыш бабайдан быел бүләк
күп булды.
Тәмле-тәмле конфет белән
кесәләр тулды.
Яңа ел чыршысы ачылышы көнне Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов еллык эшләргә нәтиҗәләр ясады һәм шул ук вакытта кар сыннары бәйгесенә дә йомгак ясап җиңүчеләрне тәбрикләде. Безнең "Саф чишмә" балалар бакчасына, авыл бакчалары арасыннан, өченче урын бирелде. Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов "Саф чишмә" балалар бакчасы коллективына бүләк тапшырды һәм гомумиләштереп, барлык балалар бакчасын да мактап, җылы теләкләрен, рәхмәтләрен белдерде.
-
Хуш киләсең Яңа ел 19.12.2012

Кыш килде, кыш килде, безгә яңа эш килде.
Мамык карлар көрибез, матур сыннар ясыйбыз.
Менә быел да ак кардан бакчабыз бинасы каршына төрле матур сыннар ясадык. 2013 ел темасын сыннар ярдәмендә күрсәтергә тырыштык. Кайбер әти-әниләр дә битараф калмыйча, үз көчләреннән килгән кадәр ярдәм иттеләр. Аларга да зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Гел шулай бергәләп яшәргә язсын!
-
Әниләр бәйрәме 23.11.2012

-Бәйрәм бүген, бәйрәм! - диеп, бар дөнья көлеп торсын.
Әни бәйрәме икәнен барсы да белеп торсын,
Барсы да көлеп торсын!
Бүген бакчабызда кадерле әниләребез белән берлектә "Әниләр бәйрәме"н билгеләп үттек. Балалар әниләренә багышлап һәм рәхмәтләрен җиткереп матур, эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр. Бергәләшеп җырладылар, биеделәр, әниләр белән күңелле уеннар уйнадылар. Уеннар ахырында кайсы әни" Җитез", кайсысы "Уңган", кайсысы "Тапкыр", кайсысы һәр яклап "Булган" икәнлекләре ачыкланды. Бәйрәм кичәсе ахырында балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә тапшырдылар. Бәйрәмдә катнашкан һәр кеше күңелле мизгелләрне күңелендә бик озак саклар әле.
-
Корбан гаете 29.10.2012

29 нчы октябрь көнне бакчабызда Корбан гаетен билгеләп үттек. Кунагыбыз Рушан мулланың вәгазьләрен, догаларын тыңладык; балалар да үзләренең белгән догаларын әйттеләр; соңыннан корбан итеннән пешерелгән аш ашадылды. Бәйрәмебез бик күңелле һәм эчтәлекле булды.
-
Көзге уңыш бәйрәме 26.10.2012

Сары, сары, сап-сары агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак-көзнең матур чаклары.
Оча яфрак, уйный яфрак, һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген яфракларның бәйрәме!
Бар җиһан төрле төсле матурлыкка чумган, кояш та әле үзенең җылы нурларын кызганмыйча сипкән, бакчаларыбыздан мул итеп уңыш җыеп алынган һәм табигать ниндидер бер сихри тынлыкка чумган вакытта "Саф чишмә" балалар бакчасында Сөмбелә бәйрәме булып үтте. Уртанчы һәм зурлар төркемендәге балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм кичәсе җырлар, шигырьләр, бию, такмак, табышмак һәм мәкаль-әйтемнәр әйтү белән бергә үрелеп барды. Бәйрәмнән балалар да, кунакка килгән әти-әниләр дә, шул исәптән тәрбияче апалар да бик канәгать булдылар.
- Комплектование детского сада на 2017/2018 учебный год 30.11.1999
-
"Дорожные знаки"биюен зурлар торкеме балалары бик матур итеп башкардылар... 28.09.0201







