Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | DsadSaf.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 45 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Ак ефәктәй кыш килде... 27.11.2013

Ниһать, ак туннары, суык бураннары белән, сагындырып кына ак ефәктәй кыш та килде. Урамда уйнаулары да икенче шул инде. Шундый рәхәт!!! Урамнан һич кенә дә керәсе килми...
-
Эшләнеп барыла торган эшләр 20.11.2013

Ай саен әти-әниләр өчен киңәшләрне, тәкъдимнәрне, бакчадагы барлык яңалыкларны, котлау һәм белдерүләрне үз эченә алган стенгазета чыгырыла.
-
Уңыш бәйрәме 01.11.2013

Ашлык булып җирдә үсә,
Уңыш бит ул Сөмбелә.
Бөтен җирне нурга күмә
Кояш кебек Сөмбелә!
Зурлар төркемендә дә Уңыш бәйрәмен зурлап үткәрдек. Балалар бар яклап үз өсталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмгә Көз кызы да килеп, балаларны төрле яклап сынап карады һәм бүләкләрен өләште. Бәйрәмнән әти-әниләр дә, балалар да бик канәгать калдылар.
-
Уңыш бәйрәме 01.11.2013

Уңыш бәйрәменнән күренешләр
-
Cөмбелә бәйрәме 31.10.2013

Бүген бакчабызда уртанчылар төркемендә, әти-әниләр белән берлектә, Сөмбелә бәйрәмен билгеләп үттек. Балалар бәйрәмдә җырлап, биеп, шигырьләр сөйләп һәм сәхнәләштерелгән "Кабартма" әкиятен уйнап әти-әниләрен сөендерделәр. әйрәмгә Көз кызы да килде, балаларга үзенең күчтәнәчләрен таратты. Бәйрәм бик күнелле үтте.
-
Сөмбелә бәйрәме 31.10.2013

Сөмбелә бәйрәменнән күренешләр
-
Корбан гаете 17.10.2013

Безнең бакчабыз да Корбан гаетен билгеләп үтте. Бакчабызга Эзмә хәзрәте Илнур абый килде. Аның вәгазьләрен һәм догаларын балалар бик яратып тыңладылар. Ул бакчабызга бик матур теләкләр теләде. Барлык җитәкчеләргә, тәрбиячеләргә һәм Ильнур абыйга бик зур рәхмәт!!!
-
Конкурс 10.10.2013

Бакчабызда "Минем яраткан мультфильм герео" исемле конкурска әзерлек эшләре бара. Катнашып, җиңәргә дип исәпләп торабыз.
-
Үкенерлек булмаган гомер 09.10.2013

Бүген безнең балалар бакчасында зур бәйрәм - балалар бакчасы коллективы, балалар, әти-әниләр арасында зур хөрмәткә ия булган Тәслимә Галиевнаның юбилее. Әлеге чараны зурлап "Үкенерлек булмаган гомер" исемле юбилей кичәсен мәдәният йөртында үткәрәбез. Юбилей кичәсе бакчабызның тәрбиячеләре, мөдир һәм балалар ярдәмендә үткәрелә. Бәйрәмгә зур кунакларыбыз Эзмә авыл советы җирлеге башлыгы Рафис Шахиевич, район вәкилләр Гөлнәзирә Мөдәрисовна, Гөлшат Ризаевна, Лида Малиховналар чакырулы. Юбилей кичәсендә мәктәп коллективы (укучылар белән берлектә),бакчабызның әти-әниләр комитеты, Тәслимә апаның хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәттәшләре, бакча ачылгач та бакчага йөрүче балалар-беренче "карлыгачлар", күршеләр, сыйныфташлар һәм туганныры катнашыр дип көтелә. Юбилей кичәсенә рәхим итегез!
-
Без өмәдә 06.10.2013

Балаларның сәламәтлеген саклау өчениң беренче чиратта әйләнә-тирә мөхитнең чиста-пөхтә булуы кирәк. Шуны искә алып бакчабызда әтиләр һәм бакча хезмәткәрләре катнашында 6 нчы октябрь көнне өмә оештырылды. Әйләнә-тирәбездә зур булып үскән агачларны сирәкләнде, кирәкмәс чүпләрдән арындырылды, эреп ябыштыру эшләре дә эшләнде. Өмәдә катнашкан әтиләргә бик зур рәхмәтлебез!






