• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4
Телефон: +7(843)-622-31-43
E-Mail: Dsadalliku2.Sab@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки"
Руководитель: Халиуллина Гузель Нурулловна
Год основания учреждения: 1986
У нас учатся: воспитанники - 138
У нас учат: педагоги - 15

Әнием кадерлем

Опубликовано: 29.11.2012

 

Балаларның   аналарына булган җылы карашларын тулыландыру, олыларга кадер –хөрмәт тәрбияләү,  сүз һәм эш белән өлкәннәрнең күңелен күрә белергә өйрәтү  максатыннан  бакчабызда “Әниләр көне” аерым билгеләп үтелде. Икенче кечкенәләр төркеме балалары әниләренә карата матур шигырь юллары  , “Хәерле иртә” , “Әниемә бүләк” җырлары, “Дуслаштык”, ”Чәчәкләр биюе”, “Түгәрәк уены” бүләк иттеләр  һәм  “Эт һәм песи баласы” курчак театры  аша  әниләрнең сүзен тыңларга кирәклеген аңлап күңелле кичә  оештырдылар.

Уртанчылар төркемендәге  әниләр көне бәйрәмен  әниләр үзләре оештырдылар. Бәйрәмгә клоуннар  килде, әниләр белән “Үз балаңны беләсеңме?”, “Мода артыннан”/үз балаңны күз бәйләп киендерү/ уеннары оештырылды. Әниләрнең тапкырлыгын белү максатыннан “Ялгышны табып дөресләп җавап бир” ярышы , акыл гимнастикалары үткәрелде. Балаларның ”Яраткан әни” җыры, “Ачуланыштык та дуслаштык” сюжетлы бию бәйрәмне тагы да җанландырды.                                          

Мәктәпкә әзерлек төркемендә  әниләр һәм кызлар командалары арасында эстафета ярышлары оештырылды.Ә бәйрәмнең герое Карлсон булды.Ярышларда  “Кояш”, ”Бүлмәне җыештыр”, “Кырыкаяк”, “Тигезлекне сакла”, “Ялгышын тап”, “Баланы ашат”, “Һава футболы”,”Кем көчлерәк”  уеннары  бәйрәм  атмосферасын  тагы да җанландырып җибәрде.Әниләргә балалар “Әнием кадерлем”, “Безнең әниләр”,”Безгә кунаклар килде” җырларын бүләк иттеләр.

Әйе. Нәкъ җырдагыча гаиләдә әни булганда дөньялар ямьле, ашлар тәмле. Әниләр һәрчак безнең янда: авырганда да , борчылганда да, шатланганда да. Әниләребезне яратыйк, кадерен белик, тәмле телле, игътибарлы булыйк, авыр сүзләр әйтеп хәтерләрен калдырмыйк. Дөньяларыбыз тыныч булсын, балаларыбыз тигез, тату гаиләдә сәламәт һәм бәхетле булып үссенннәр дигән теләктә калабыз.



К списку новостей