Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | Oniks.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «ЦО ОНИКС» |
| Руководитель: | Мубаракшина Лейла Масгутовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 265 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Муса Җәлил – халык күңелендә мәңге яшәүче шагыйрь!
Опубликовано: 16.02.202615 февраль – бөек татар шагыйре, батыр улыбыз Муса Җәлилнең туган көне. Быел, 2026 елда, без аның тууына 120 елны билгеләп үтәбез. Бу – олы тарихлы, күпне күргән милләтебез өчен дә әһәмиятле вакыйга.
Әлеге истәлекле көн уңаеннан, "ОНИКС" мәгариф үзәгендә бәйрәм кичәсе үткәрелде. Чарада укучыларыбыз Муса Җәлилнең тормыш юлы, аның батырлыгы һәм иҗаты турында бик теләп сөйләделәр. Аларның яттан үзләштергән шигырьләре, тирән эчтәлекле сүзләре тамашачының күңеленә хуш килде, йөрәкләренә үтеп кереп, тирән хисләр уятты.
Муса Җәлилнең иҗаты – безнең өчен гаҗәеп мирас. Аның шигырьләрендә Ватанга мәхәббәт, дуслык, көрәш рухы яши. Ул – һәр татар өчен үрнәк, юл күрсәтүче йолдыз. Аның исеме, шигырьләре беркайчан да онытылмаячак, киләчәк буыннарга да батырлык, ныклык, милләт сагында тору рухын иңдереп торачак.
К списку новостей








