Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «ЦО ОНИКС» |
Руководитель: | Мубаракшина Лейла Масгутовна |
Год основания учреждения: | 2013 |
У нас учатся: | 225 обучающихся |
У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
«Безнең уен»: Г.Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган интеллектуаль уен.
Опубликовано: 25.04.2025 «Безнең уен»: Г.Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган интеллектуаль уен.
Тукай исән.
«Җыры» күңелләрдә,
Яшәсәк тә үзен күрмичә.
Тукай килә моңлы сазын уйнап,
Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.
Апрель ае — табигатьтә яз. Бөек шагыйребез туган ай. Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да, ул гаятъ зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң яхшы, иң изге сәхифәләребезнең берсе.
Әлеге бәйрәм көне уңаеннан, мәктәбебезнең 6-8 нче сыйныф укучылары белән шагыйребезнең тормышы һәм иҗатына багышланган чара үтте. Укучылар «Ә син беләсеңме?!», «Тукай әсәрләре», «Табышмаклар аша Тукайны таныйбыз», «Кайсы шигырдәге өзек» кебек турларны бик тырышып үтәделәр. Бәйге әдибебезнең шигырьләрен яттан сөйләү белән үрелеп барды. Сөекле шагыйребез безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, без аның мирасын киләчәккә буыннарга түкми-чәчми җиткерербез.
К списку новостей