Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «ЦО ОНИКС» |
Руководитель: | Мубаракшина Лейла Масгутовна |
Год основания учреждения: | 2013 |
У нас учатся: | 225 обучающихся |
У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Театр яктылыкка, нурга илтә...
Опубликовано: 27.03.2025Бүген 27 март - Халыкара театр көне. Шул уңайдан мәктәбебездә эшләп килүче "Күңелле сәхнә" түгәрәгенә йөрүче укучылар белән район мәдәният йортына сәяхәт ясадык. Районыбызда уңышлы эшләп килүче"Сәяхәт" балалар театр коллективы тамашачыларга Т.Миңнуллинның "Үзем белән үзем" исемле маҗаралы пьесасын тәкъдим итте. Сәхнәдә чыгыш ясаган һәр яшь артист үз ролен тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп башкарды. Без, үз чиратыбызда, аларны алкышларга күмдек. Ә иң сөендергәне - район сәхнәсендә үзебезнең укучыларны күрү. 2Б сыйныфы укучылары Әхмәдуллина Диләрә белән Галимбәков Камил үзләрен чын артистларча тотып, безне матур чыгышлары белән куандырдылар. Афәрин! Яшь артистларыбызга алга таба да зур уңышлар теләп калабыз!
К списку новостей