• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40
Телефон: +7(843)-622-20-15
E-Mail: 2-saba@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «ЦО ОНИКС»
Руководитель: Мубаракшина Лейла Масгутовна
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 225 обучающихся
У нас учат: 26 педагогов

Наши новости

Күңелле һәм файдалы ял

Опубликовано: 06.12.2024

     5 нче  декабрь көнне "Күңелле сәхнә" түгәрәге, "Театр яктылыкка, нурга илтә" факультатив дәрес кысаларында  6, 7 нче сыйныф укучылары  Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Көннең беренче  яртысында сыйныфлар  Г.Камал исемендәге театрның «Шәрык клубы» Татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексына кунакка керделәр.  Анда татар театры тарихына багышланган мультимедиа комплексы «Вакыт елгасы» (театрның видео елъязмасы белән экран-дивар), спектакльләрдән AR-открыткалар, «Сәхнә арты» (театр буенча виртуаль экскурсия, грим, костюм бүлмәләре), «Серле сәхнә» (үз-үзеңне артистлар янында сәхнәдә булу тойгысы бирүче инсталляция), «Театр. Тарих. Шәхес» (милли театр сәнгатен формалаштыруга зур өлеш керткән шәхесләр һәм тарихи вакыйгалар турында интерактив проекцион китап), интерактив «Пазл» һәм башка кызыклы һәм мавыктыргыч экспозицияләр белән таныштылар.
     Г. Камал исемендәге татар Дәүләт Академия театры укучыларыбызны ишекләрен киң ачып каршы алды. Р.Галиуллинның «Көзге кайтаваз»  комедиясе укучыларны көлкеле, кызык вакыйгалар  аша туган телебез — татар теленә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләделәр. Әлеге файдалы ял өчен мәктәбебез директоры Ләйлә Мәсхүтовнага  рәхмәт җиткерәбез.



К списку новостей