Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «ЦО ОНИКС» |
Руководитель: | Мубаракшина Лейла Масгутовна |
Год основания учреждения: | 2013 |
У нас учатся: | 225 обучающихся |
У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
"Буыннар тарихы - гаилә ядкаре" шәҗәрә фестивале
Опубликовано: 15.05.2024 15 май "Гаилә көне"ндә район мәдәният йортында "Буыннар тарихы - гаилә ядкаре" шәҗәрә фестивале булып узды. Әлеге чара 2024 ел башыннан бирле "Гаилә елы" уңаеннан уздырылып килә. Һәм аның чираттагысында безнең Сәләтле балалар мәктәбе коллективы исеменнән Хайртдиновлар гаиләсе катнашты.
Конкурс ике этапта узды. Беренче этабында күргәзмә кысаларында үз нәселең турында сөйләргә, шәҗәрә агачыңны тәкъдим итәргә, гаилә тарихындагы әһәмиятле вакыйгаларны һәм кешеләрне ассызыкларга, буыннан-буынга тапшырыла торган төп традицияләрне билгеләп үтәргә кирәк иде. Моннан тыш, катнашучылар жюрига үз гаиләләрендә пешерелә торган милли ризыкларны тәкъдим иттеләр.
Ә икенче этап сәхнәдә "Таныш булыгыз, минем гаилә, минем нәсел!" визит карточкасы белән чыгыш ясаудан тордан. Һәр ике этапта да Хайртдиновлар гаиләсе уңышлы чыгыш ясап жюри һәм тамашачы күңелен яулады. Без аларга чын күңелдән рәхмәт әйтеп, гаиләгә тигезлек, бәхет һәм сәламәтлек теләп калабыз!
#ГодСемьи
К списку новостей