Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «ЦО ОНИКС» |
Руководитель: | Мубаракшина Лейла Масгутовна |
Год основания учреждения: | 2013 |
У нас учатся: | 225 обучающихся |
У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Татар теленнән X халыкара олимпиада
Опубликовано: 25.04.202322 — 25 нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теленнән X халыкара олимпиада үткәрелде. Бәйгенең төп максаты - татар телен саклау һәм үстерү, аны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү, туган телгә, әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү. Олимпиадага республика этабында призлы урыннар яулаган укучылар, онлайн тест үтеп, сайлап алындылар. Чара кысаларында олимпиадада катнашучылар 22 нче апрель көнне К.Тинчурин театрында “Нәзер” спектаклен тамаша кылдылар, “Минтимер һәм аның дуслары” фильмын карадылар. 24 нче апрельдә Казан шәһәре буйлап экскурсиядә булдылар, татарча дискотекада катнаштылар. Олимпиадада укучылар ике турда көч сынашты. Башта теоретик биремнәрне үтәделәр, аннары “Юнеско — милләт сагында” темасына проект эшләре якладылар. Әлеге бәйгедә мәктәбебез укучылары Каримуллина Айсылу ( 8 нче сыйныф), Хурамшина Фәридә ( 10 нчы сыйныф) һәм Гайзуллина Дилә (11 нче сыйныф) призлы урыннарга ия булдылар. Җиңүчеләрне һәм җитәкчеләре Шәмсетдинова Ләйсән Тимергали кызын котлыйбыз, алга таба да уңышлар, яңа җиңүләр телибез!
К списку новостей