Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | Oniks.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «ЦО ОНИКС» |
| Руководитель: | Мубаракшина Лейла Масгутовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 268 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
"Гомерем минем моңлы бер җыр иде..."
Опубликовано: 17.02.202217 нче февраль көнне мәктәбебездә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең һәм татар халкының легендар шәхесе Илһам ага Шакировның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль чара үткәрелде. Чараның максаты укучыларның Муса Җәлил һәм Илһам Шакиров турындагы белемнәрен тирәнәйтү, яңарту. “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”– , дип язган Муса Җәлил. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньяда яңгырады. Кешеләр аның тоткынлыкта, үләр алдыннан иҗат иткән шигырьләрен укып таң калды, аларны шагыйрьнең сынмас рухы, көче сокландырды. Укучылар да бүген шагыйрьнең әсәрләрен яттан сөйләделәр. Шулай ук алар өчен бай күргәзмә оештырылган иде. Әлеге чара Илһам ага Шакировның репертурында булган җырлар белән үрелеп барды. Балалар өлкән буын җырларын да бик яратып башкардылар. Нәтиҗә ясап шуны әйтеп була: хәзерге заман укучылары да, Муса Җәлил һәм аның иптәшләре батырлыгын онытмыйлар, иҗатын чын күңелдән ихтирам итәләр. Музыкаль мирасыбыз да югалмый. Илһам ага Шакиров җырлаган һәр җыр, һәр көй халыкның күңел түрендә нурланып, балкып, моңланып, дәртләнеп яңгырап тора.
К списку новостей








