• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40
Телефон: +7(843)-622-20-15
E-Mail: 2-saba@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей"
Руководитель: Давлетшин Нияз Ильгизович
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 187 обучающихся
У нас учат: 26 педагогов

Наши новости

ТАССР йөзьеллыгы

Опубликовано: 27.05.2020

     Татарстан Республикасы Президентының 2019 елның 25 сентябрендәге ПУ-572 номерлы Указы белән, Татарстан Республикасын торгызуның һәм үстерүнең мөһим тарихи этабына җәмәгатьчелек игътибарын киң җәлеп итү максатларында, 2020 ел Татарстан Республикасында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде.
     ТАССР йөзьеллыгы – Татарстан Республикасы һәм аның күпмилләтле халкы өчен әһәмиятле чор.
     Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы декреты нигезендә 1920 елның 27 маенда Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасы (АТССР) оештырыла (1937 елның 25 июнендә Татар автономиясе Советларының Гадәттән тыш XI съезды карары белән, республика исемендәге сүзләр тәртибе, Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) итеп үзгәртелә.
     1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы «Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында» Декларация кабул итә һәм республиканың исемен «Татар Совет Социалистик Республикасы – Татарстан Республикасы» дип үзгәртә.​  ​ ​
     1992 елның 7 февраленнән республика «Татарстан Республикасы» исемен йөртә.
     1992 елның 21 апрелендә РСФСР халык депутатлары съезды бу исемне раслый һәм РСФСР ның Төп Законына тиешле үзгәрешләр кертә.
     Әлеге зур бәйрәм белән барлык​ милләттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз. Республикабыз елдан —​ ел алга барсын, чәчәк атсын, яңа үрләр яуласын. Ә без үз чиратыбызда​ аның​ шанлы тарихына, милләтебезнең​ казанышларына, кылган мактаулы гамәлләренә ​ горурланып яшик!
МИН ЯРАТАМ СИНЕ ТАТАРСТАН.
 Мин яратам сине, Татарстан 
Ал таңнарың өчен яратам, 
Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган 
Яңгырларың өчен яратам. 
Мин яратам сине, Татарстан, 
Горур халкың өчен яратам,
Җан эреткән әнкәм телең өчен, 
Татар телең өчен яратам.
     #ТАССР100лет#одаренкасабы#воспитаниемоинрт#мкууправлениеобразованиясабинскогорайона#сабинскиймуниципальныйрайон#vospitaniemoinrt



К списку новостей