• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40
Телефон: +7(843)-622-20-15
E-Mail: 2-saba@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей"
Руководитель: Давлетшин Нияз Ильгизович
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 187 обучающихся
У нас учат: 26 педагогов

Наши новости

Бөек Җиңү көне мөбарәк булсын!

Опубликовано: 09.05.2020

     Илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итә.Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 75 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек.​
     Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз белән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телибез. Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күгебез​ һәрчак аяз​ булсын.
     Җиңү көне —Халык тантанасы,
     Яз төренгән янар комачка.
     Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
     Йөз балкытып карый кояшка.
     Рәхмәт Сезгә, батыр ветераннар,
     Саклап калган өчен илебез.
     Мәңгелек дан Сезгә, каһарманнар,
     Тыныч булсын җир һәм күгебез!



К списку новостей