• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40
Телефон: +7(843)-622-20-15
E-Mail: 2-saba@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей"
Руководитель: Давлетшин Нияз Ильгизович
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 187 обучающихся
У нас учат: 26 педагогов

Наши новости

Халыкара туган тел көне...

Опубликовано: 21.02.2019

     21 нче февраль һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.
     Шәмәрдән лицеенда туган телгә – ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү буенча семинар булып узды. Семинарда КФУ да укучы чит ил студентлары һәм филология фәннәре кандидаты, доцент Гафиятова Эльзара Василовна чыгыш ясады. КФУ студентлары төрле мәйданчыкларда (секцияләрдә) укучылар белән мастер-класслар үткәрделәр. Кытай теле мәйданчыгында безнең мәктәптән 4 сыйныф укучылары (Садиков Р., Гильмутдинов Б., Нигъматзянова Д., Мингазова Д., Ибрагимов Н., Шафикова А., Гузялов Д., Шаймарданова М., Газиянов И., Каримуллина А.) катнашты.
     Кытай календаре буенча Яңа ел 21 гыйнвар белән 21 февраль аралыгына туры килә. Шул нисбәттән Кытай студентлары үзләренең мастер-классын “Синьнянь” (Яңа ел) га багышлап үткәрделәр. Укучыларыбызга мастер-класс бик ошады, “新年好” җырын җырладылар, кытай таякчыкларын тотарга өйрәнделәр, кытай халкының милли киемнәре белән таныштылар. Мастер-класс ахырында кытай студентлары укучыларга төрле кытый тәм-томнары, истәлеккә юань бүләк иттеләр.



К списку новостей