• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40
Телефон: +7(843)-622-20-15
E-Mail: 2-saba@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей"
Руководитель: Давлетшин Нияз Ильгизович
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 187 обучающихся
У нас учат: 26 педагогов

Наши новости

И туган тел, и матур тел!

Опубликовано: 21.02.2018

     21 февраль – Туган тел көне. Туган җирен чын күңелдән яраткан, халкының тарихына, гореф – гадәтләренә, әдәбиятына, диненә ихтирам белән караган кеше генә туган телен чиксез кадерли. Аны бөтен күңеле белән яратып өйрәнә, татар икәнен күңеле белән сизеп яши. Әлеге бәйрәм Сәләтле балалар мәктәбендә дә төрле чаралар ярдәмендә билгеләп үтелде.
    Татар теле укытучысы Галимҗанова Сания Вәгыйз кызы тарафыннан үткәрелгән “Белем иленә сәяхәт” интеллектуаль уенында 6-7 сыйныф укучылары катнашты. Алар “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” командаларына бүленеп татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен барладылар.
     Педагог-оештыручы Ганиева Әнисә Илгиз кызы башлангыч сыйныфлар өчен “И туган тел, и матур тел” исемле чара оештырды.  Төрле сәләткә ия булган укучыларыбыз татар телендә Ватаныбызны, горур халкыбызны зурладылар, туган телебезгә, үскән җиребезгә мәдхия җырладылар. Шулай ук 1-4 сыйныфлар арасында “Татар телендә нәни китапчык” конкурсы игълан ителде. Укучылар әлеге бәйгедә дә бик актив катнаштылар.



К списку новостей