МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
Год основания учреждения: | 2013 |
У нас учатся: | 187 обучающихся |
У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
“Исеңдәме...”
Опубликовано: 20.01.2018
Кичә, 19 нчы гыйнвар көнне, Эзмә мәдәният йортында Сәләтле балалар мәктәбе һәм Балалар иҗат үзәге коллективлары тарафыннан әзерләнгән Коммунистик яшьләр берлегенә нигез салынуга 100 ел тулуга багышланган “Исеңдәме...” дип аталган концерт программасы күрсәтелде. Саба районы башлыгы карары нигезендә “Комсомол буыны – алга!” дигән девиз астында үтүче әлеге концертларда график буенча районның барлык оешма-предприятие хезмәткәрләре дә катнаша. Без шушы төр концертларны башлап җибәручеләр булдык! Һәм уңышлы гына чыгыш ясап, шатланып кайттык!
Концерт программасы 40 елдан соң классташлар очрашуы белән башланып китте. Ике классташ, Раушания белән Хәниф, үзләренең хатирәләрен яңарттылар. Алар нинди күңелле вакытта яшәгәннәр икән бит! Башта октябрята булганнар, 4 класстан соң аларны пионерга алганнар, ә аннан соң инде – комсомолга... Шуларның барысын да хәтерләрендә яңартты алар – укучыларны пионерга алу күренеше, пионер җыеннарының ничек үтүе, аларны комсомолга кабул итүләре... Бөек Ватан сугышында катнашкан комсомолларның патриотик хис белән сугарылган булулары, ышанулары илебезгә җиңү яуларга ярдәм итә. Бу моментлар да программада урын алган иде. Хатирәләрне яңарту матур җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Концерт һәркемнең күңеленә һуш килде. Әйтерсең лә өлкән буын вәкилләре яшьлегенә кайтып килде, ә яшьләр исә, “Эх, нинди күңелле, рәхәт вакытлар булган!” дигән уй белән янып утырды. Әйе, ул заман кешеләре башка булганнар – гади, беркатлы, кешелекле, мәгънәле. Ул вакытларда чын дуслар булган, искиткеч җырлар, кинофильмнар, комсомоллар бит бөтенләй башка төрле фикер йөрткәннәр ...
Хөрмәтле хезмәттәшләребез! Әлеге концертта катнашкан һәм аны оештырырга ярдәм иткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез! Киләчәктә дә шулай бердәм булып, үзара аңлашып, матур эшләргә язсын! Күкләребез аяз булып, үз илебездә тынычлыкта яшәргә язсын!!!
К списку новостей