муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большешинарский детский сад «Эллуки» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Большой Шинар ул. Кооперативная, д.33 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Bshinards.Saba@tatar.ru, |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большешинарский детский сад "Эллуки" |
| Руководитель: | Галявина Гульназ Азатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | в детском саду 23 детей |
| У нас учат: | 5 педагогов |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большешинарский детский сад «Эллуки» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Табигатьтә хезмәт 20.07.2019

-
“Бакча участогына сәяхәт.” «Путешествие в участке детского сада» 18.07.2019

-
“Бакча участогына сәяхәт.” «Путешествие в участке детского сада» 16.07.2019

Без балалар белән балалар бакчасы участогына сәяхәт иттек. Бакчабызда үсеп утырган чәчәкләр белән таныштылар,алар турында яңалыклар белделәр. Өлкәннәр хезмәте белән танышу максатыннан, чүп утадык, су сиптек. Чөгендер белән кишернең организм өчен файдалы витаминнар булуын төшенделәр. Балалар куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә сүз бирделәр.
Мы с детьми любим наблюдать за участоком детского сада. Дети здесь познакомились цветами о них узнали много интересного.
Чтобы познакомиться с работой взрослых, мы поливали, справились с сорняком. Поняли, что морковь и свёкла полезные витамины для организма. Детей познакомили с правилами безопасности на огороде.
-
Сак булыйк 07.06.2019

Балаларның утка табигый тартылуы ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең күз уңаеннан ычкындырылмаска тиеш. Нәкъ менә алар беренче булып сабыйларга утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында сөйләргә тиеш. Бәхетсезлеккә өлкәннәр бу турыда оныталар. Аннан бигрәк, кайвакыт алар үзләре үк балаларга шырпы белән уйнарга шартлар тудыралар. Шуңа күрә, сабый баланы өйдә ялгызын гына калдырганда, ата-аналар аны куркыныч астына куялар. Әгәр шунда кечкенә кулларга шырпы да килеп керсә, фаҗига котылгысызга әверелә.
Шуларны истә тотып бакчабызда буген янгын куркынычсызлыгы бүлегеннән Галимуллин Айнур Рифкатович килеп балалалар белән әңгәмә үткәрде. Янгын вакытында үзенне ничек тотарга кирәклеге турында аңлатты. Балалар белән тиз арада эвакуация үткәрелде.
-
Хәтер.. Ил хәтере, халык хәтере...Тарихта ил һәм халык хәтереннән мәңге җуелмаслык вакыйгалар була.
10.05.2019
Халкым бүген бәйрәм итә,
Карап булмый тыныч кына,
Чал ветеран ләгънәт укый!
"Тик булмасын сугыш кына!"
Сугыш кичкән карт солдатның
Бер сүз каба сулышына
Кабатлый ул дога итеп
"Тик булмасын сугыш кына!"
Җиңү көне -Халык тантанасы,
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояшка.
-
"И туган тел-и матур тел" 26.04.2019

Нинди таныш, моңлы көй бу?
Тукай җыры - “Туган тел”.
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе - туган тел.
Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.
Илдә кояш, җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне – безнең бәйрәм!
2 бала. Әле укый белмәсәк тә,
Туган телне җырлыйбыз.
Бу – Тукай абый бүләге,
Иң кирәкле җыр, дибез.
-
Бәйрәм кичә."Кошлар безнен дусларыбыз" 16.04.2019

-
Уйнарга яратабыз 11.04.2019

-
Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне искә төшерү һәм ныгыту; – юл билгеләрен төрләре буенча танып белүне ныгыту һәм камилләштерү; – урамда, борылышларда, машина хәрәкәте урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту; 01.04.2019

Ак-кара тасмалар буйлап
Җәяүле горур атлый.
Чөнки белә: шушы билге
Гомерен уяу саклый.
Әлеге билге гел кисәтә
Шофёрларны бу хакта,
Игътибарлы булыгыз, ди,
Җәяүле үткән чакта.
(Җәяүле юл аша чыгу урыны)
-
Сенсор бүлмәдә кунакта 19.03.2019

Менә шушы вакытта сенсор тәрбия ярдәмгә килә дә инде – бер-бер артлы, тәртипкә салынган кешелек дөньясының сенсор культурасы белән таныштыру.Һәр чор өчен сенсор тәрбиянең үз бурычлары бар.
Кечкенә яшьтә балаларда төс, форма, зурлык буенча күзаллау булдырыла. Бу күзаллауларның төрле булуы әһәмиятле.
Баланы барлык төр үзенчәлек белән таныштырырга кирәк: барлык төсләр, геометрик фигуралар(түгәрәк, овал,квадрат, турыпочмаклык, өчпочмак, шар ,куб,кирпеч)
Сөйләм һәм танып белү сәләтен үстерү – күрү, сизү, тотып карау, чагыштыру юлы белән җисемнәрнең төсен, зурлыгын, формасын аерырга өйрәтү. Сөйләмдә сүзләр куллану һәм аңлау – зурлыкны һәм форманы әйтү.








