муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большешинарский детский сад «Эллуки» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Большой Шинар ул. Кооперативная, д.33 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Bshinards.Saba@tatar.ru, |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большешинарский детский сад "Эллуки" |
| Руководитель: | Галявина Гульназ Азатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | в детском саду 23 детей |
| У нас учат: | 5 педагогов |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большешинарский детский сад «Эллуки» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118
-
Чыныктыру чаралары 17.10.2013

Күрәсезме сез безне,
Чистарынабыз, юынабыз.
Һәр иртәдә көн саен
Тешләрне чистартабыз.
-
Өй төзибез 17.10.2013

Кызыл, сары, яшел, зәңгәр
Бик күп шакмаклар алып,
Данияр белән Рәнис икәү
Куйдылар зур йорт салып.
-
Ата- аналар җыелышы 09.10.2013

Балалар бакчасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе каралары белән таныштыру максатыннан ата- аналар җыелышы уздырылды. Район социаль яклау блбүлегеннән килгән белгечләр яңача түләүләр, компенсацияләр турында аңлаттылар. Ата- аналар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
-
Котлыйбыз! 05.10.2013

Тәрбиячебез Сафина Римма Мөхәммәтнәҗип кызы озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен Татарстан мәгариф министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Сезне чын күңелдән котлыйбыз. Алга таба да Сезгә исәнлек, бәхетле гаилә тормышы, эшегездә уңышлар телибез.
Коллектив.
-
"Тәмле шөгыль" 01.10.2013

Бүген бездә "тәмле" шөгыль,
Киендек матур итеп.
Өстәлләргә куеп чыктык
Җимешләрне мул итеп.
матур итеп кисик башта
Менә бу зур алманы.
Тәлинкәнең уртасына
Аннан куйыйк без аны.
-
"Тәмле" шөгыль 01.10.2013

Матур итеп кисеп, тезеп
Авыздан сулар килде.
Салатыбызны тәмам итеп
Без авыз итик инде.
Җиләк- җимеш тәлинкәдә
Бигрәк матур тезелгән.
Безнең тырышлыкны күрегез
Бай көз күчтәнәчләреннән.
-
1 октябрь- өлкәннәр көне 01.10.2013

Без бүген үзебезнең бакчада эшләп чыккан өлкәннәрне кунакка чакырдык. Аларны чакырып корьән уку мәҗлесе үткәрү безнең традициябез. Бу бәйрәмнән кунакларның, бакчабызның йөзе нурлана, күңелләргә җылылык өстәлә. Балаларыбыз алдында зур тәрбияви чара да булып тора. Бәйрәм белән Сезне, кадерле өлкәннәребез!
-
"Кабак бәйрәме" 28.09.2013

-
Уенчыклар юабыз 28.09.2013

Бакчабыз чисталыгына
Безнең дә өлеш керә.
Чисталык ул- сәламәтлек,
Моны һәр бала белә.
-
"Көзге бүләк" күргәзмәсе 23.09.2013

Балаларга өйдә әти- әниләр белән яфраклардан композицияләр ясап алып килергә кушылган иде. Нинди генә матур эшләр юк анда. Бик зур рәхмәт сезгә, балалар һәм әти- әниләр!








