Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
"Башваткыч" уены мизгелләре 20.02.2026

20 февраль көнне гимназиябездә Халыкара туган тел көненә багышланган бик күп чаралар узды.
Фотосурәтләрдә 3б сыйныфында үткәрелгән "Башваткыч" уены мизгелләрен күрә аласыз. -
Стена газетасы ясаган мизгелләр 20.02.2026

20 февраль көнне гимназиябездә Халыкара туган тел көненә багышланган бик күп чаралар узды.
Фотосурәтләрдә 5а сыйныфының стена газетасы ясаган мизгелләрен күрә аласыз. -
Гуманитар ярдәм җыю 19.02.2026

18-19 февраль көннәрендә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан гимназиянең педагогик һәм ата-аналар коллективлары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюны оештырдылар.
Ватанны саклаучыларга ярдәм йөзеннән оештырылган изге эшкә өлеш керткән укытучыларга, гимназия хезмәткәрләренә, ата-аналарга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, Ватанны саклаучыларның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп көтеп торыйк! -
Сафта йөрү һәм җыр башкару смотры" бәйгесе 19.02.2026

19 февраль көнне гимназиябездә гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында, Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Сафта йөрү һәм җыр башкару смотры" бәйгесе үткәрелде. Чарада 7-8 сыйныф укучылары катнашты.
Нәтиҗәләр түбәнләгечә билгеләнде:
1 урын - 7а сыйныфы отряды;
2 урын - 8а сыйныфы отряды;
3 урын - 8б сыйныфы отряды;
Номинацияләрдә җиңүчеләр:
"Иң яхшы отряд командиры" - 8а сыйныфы укучысы Азизов Кирилл;
"Ялгыз программаның иң яхшы катнашучысы" - 8б сыйныфы укучысы - Сабиров Булат. -
Кем ул герой? 19.02.2026

19 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне кысаларында "Кем ул герой?" исемле лекция узды. Чараны Россиякүләм иҗтимагый-дәүләт агарту оешмасы "Белем" Россия җәмгыяте белән берлектә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Җәләева Г.А. оештырды.
Укучылар Ватанны саклаучы батырлар, батырлык төшенчәсе турында фикер алыштылар, төрле елларда илебезне саклаган һәм яклаган геройларны искә алдылар, герой булу өчен кирәкле сыйфатлар турында сөйләштеләр. -
Россия - минем офыгым 19.02.2026

Бүген “Россия - минем офыгым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында “Россия куркынычсыз: Ватанны саклаучылар” дәресе узды. Укучылар төрле тестлар, биремнәр ярдәмендә илебездә булган хәрби һөнәрләр белән якыннан таныштылар.
Дәреснең максаты: укучыларны төрле һөнәрләр дөньясы белән таныштыру, һөнәр сайлау процессына әзерләү. Соңыннан укучылар бергәләп каралган видеороликлар турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр. -
"Татар теле - дуслык теле" чарасы 19.02.2026

19 февраль көнне гимназиябездә Халыкара туган тел көненә багышланган бик күп чаралар узды.
Фотосурәтләрдә 2б сыйныфында үткәрелгән "Татар теле - дуслык теле" чарасыннан мизгелләр күрә аласыз. -
Йолдызлы билет 18.02.2026

18 февраль көнне 5 "А" сыйныфы укучысы Бобров Булат "Йолдызлы билет" шәһәр шигырь укучылар бәйгесендә катнашты һәм катнашучы сертификаты белән бүләкләнде. Чара укучыларның белем дәрәҗәсен арттыру, гаиләдә китап уку традицияләрен торгызу, заманча рус әдәбиятына иҗтимагый кызыксынуны арттыру максатларында оештырыла.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 16.02.2026

16 нчы февраль көнне гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Дәрес Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланды.
Шулай ук традицион рәвештә радиоэфир узды. Эфир барышында узган атна яңалыклары, яңа атнада узачак чаралар исемлеге яңгырады. -
Россиянең чаңгы юллары-2026 14.02.2026

14 февраль көнне гимназиябезнең 10 «А» сыйныфы укучылары «Россиянең чаңгы юллары-2026» 44 нче Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларында катнаштылар. Чара ел саен физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.













