МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ,ул.Центральная д33 |
Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
E-Mail: | DsadCar.Sab@tatar.ru , Bartash.sad@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-Большеарташский детский сад"Карлыгач" |
Руководитель: | Сайфуллина Айназ Венировна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 20 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагог |
Кар сыннары
Опубликовано: 27.12.2012
Яңа ел алдыннан һәр елны Саба районы учрежденияләре арасында кардан ясалган сыннар конкурсы була.Быел да без кардан Кыш бабай,Кар кызы,бик күп кенә җәнлекләр,универсиада символы булган –Юни,Аждаһа,Елан сыннарын ясаган идек.Мәгариф бүлегеннән килгән комиссия безнең хезмәтебезгә зур бәя биргән.Безгә районның авыл балалар бакчалары арасында 1 нче урын бирделәр.
Безнең хезмәтебезне аңлаганнары һәм зурлаганнары өчен рәхмәт аларга.Без барыгызны да Яңа ел -2013 нче ел белән тәбрик итәбез.Авыр хезмәтләрендә сабырлык,көтелмәгән зур уңышлар,ныклы саулык-сәламәтлек,күңел тынычлыгы,озын гомер теләп калабыз.
Яңа ел белән барыгызны да!
Ел да Яңа ел килгәнен,
Сагынып көтеп торабыз
Быел Аждаһа белән саубуллашып,
Еланны каршы алабыз.
Кардан сыннар ясый ясый,
Остарып җиттек тәки.
Киләсе елга быелгыдан да
Матуррак ясарбыз бәлки.
Эшләгәнне күрә белгәч
Күңелләр күтәрелә.
1 нче урын алдык бит
Мәктәпләр белән бергә.
Мәктәптә укучылар ясый
Бездә апалар гына.
Барсына да өлгерәләр,
Алда баралар гел дә.
Балаларны да карыйсы.
Аң,белем дә бирәсе
Кардан сыннар да ясыйсы,
Буяп та өлгерәсе.
Булганнан бар да була, дип
Тикмәгә әйтмиләр шул.
Кабак сында без мактаулы,
Кар сыннарда беренче.
Язылган бу шигыремне,
Гаепләп укымагыз.
Куанычтан килеп чыккан
Иҗади җимешләр ул.
К списку новостей