• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ,ул.Центральная д33
Телефон: +7(843)-624-47-52
E-Mail: DsadCar.Sab@tatar.ru , Bartash.sad@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ-Большеарташский детский сад"Карлыгач"
Руководитель: Сайфуллина Айназ Венировна
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 20 воспитанников
У нас учат: 1 педагог

Бакча тормышында яңалыклар

Опубликовано: 30.11.2012

Бакча тормышында яңалыклар.

       Бакчабызда 2011 нче елдан бирле балаларыбыз бердәм меню нигезендә туклана.Быел менюга җәйге чорда яшелчәләрдән салатлар куелган булса кышкы чорга  сарымсаклы сөт һәм гөлҗимеш суы (эликсир,,Бодрости”)өстәлде. 

      2012-2013 нче уку елы башыннан алып бакчаларда район күләмендә бердәм атналык программа нигезендә эшчәнлекләр алып барыла.Без сентябрь аенда “Исәнме балалар бакчасы”,”Сау бул җәй!”,”Исәнме ,Алтын көз!”,”Бакчабыз хезмәткәрләре” дигән темалар астында эш алып бардык.Эшчәнлекләр барышында ,,Белем һәм спорт бәйрәмендә катнаштык.”Исәнме ,Алтын көз!” рәсем конкурсы үткәрелде. Тәрбиячеләргә багышланган ,,Бу җырым Сезгә апалар”дигән балалар иртәсе кебек чаралар үткәрелде. Балаларыбыз тулысынча бакча тормышына кереп киттеләр.                                   

                                          Бакчабызда “Сөмбелә “бәйрәме.

 Бакчабызда  уңышлар  җыеп алынгач  та  үткәрелә  торган  бәйрәм,,Сөмбелә” бәйрәмен 4 нче октябрь көнне үткәрдек .Балалар бу бәйрәмдә көз кыз Сөмбеләне каршы алдылар. Үзләре өйрәнгән  җырлар ,биюләр, шигырьләрен сөйләделәр. Шулай  ук  без бу бәйрәмгә 1 нче сыйныфка күчкән нәни дусларыбызны да чакырган идек.Алар да бакчабызны сагынырга өлгергәннәр.Бәйрәмдә катнашуларына бик сөенделәр һәм  безнең бәйрәмебезгә тагын да  ямь, күңеллелек өстәделәр,җырладылар, биеделәр.Бәйрәм-кичәбез бик күңелле үтте.

 



К списку новостей