МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ,ул.Центральная д33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | B.artash.Sad@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Большеарташский детский сад"Карлыгач" |
| Руководитель: | Сайфуллина Айназ Венировна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 15 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Орлыклар җыйдык. 20.09.2014

Бакчабыз җәй буе төрле-төрле матур чәчәкләргә күмелеп утырды.Көз җитү белән аларның орлыклары өлгерде. Балалар белән тирә-юнь белән танышу эшчәнлегендә чәчәк исемнәре белән таныштык.аларны бер-берләреннән аерырга өйрәндек,орлыкларын җыйдык.Балалар бу эшне бик теләп башкардылар.Өйләрендә дә әти-әниләренә бакча эшләрендә булышачаклары турында сөйләштеләр.
-
Кросс-2014 20.09.2014

Без дә,, Кросс-2014" тә актив катнаштык .Балаларыбыз йөгерү ярышларында үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр.
-
Рәсем 19.09.2014

Бүген рәсем эшчәнлегендә балалар көзге табигатьтә бара торган үзгәрешләр,агачлар исемнәре белән таныштылар,агач рәсемнәре ясадылар.
-
Яхшы сүз-җан азыгы. 19.09.2014

Балаларыбыз бүген ,,Өч кыз" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.Әти-әниләргә ярдәмчел,яхшы күңелле булганда гына үзләренең дә рәхәт яшәячәкләрен аңладылар..Атна буе тәмле телле булуның мәгънәсенә төшенделәр.
-
Ял минутында. 15.09.2014

Шөгылләрдән бушаган вакытта балалар төрле уеннар уйныйлар. ,,Кояш һәм яңгыр" уенын балалар бүген беренче тапкыр гына уйнадылар.Бу уен аларга бик ошады.
-
Чыныгып үсәбез. 12.09.2014

Турник безнең иң яраткан урыныбыз. Турникта күтәрелеп без мускулларыбызны ныгытабыз, көчләребезне арттырабыз,чыныгып үсәбез.
-
Атналыкка йомгак. 06.09.2014

"Минем бакча.Җәйдән соң очрашу" атналыгында йомгаклау чарасы итеп ,,Күңелле җәй!"дигән темага балалар ясаган рәсемнәрдән альбом ясадык.
-
Комлыкта 03.09.2014

Комда дуслар белән бергә уйнаулары бик күңелле.
-
Безнең бакча. 11.08.2014

Бакчага килгәндә безне елмаеп чәчәкләр һәм тәрбияче апаларыбыз каршы ала.Шуңа күрә дә бакчабызга без бик теләп ,шатланып барабыз.
-
Суган алдык. 09.08.2014

Бүген балалар белән бергәләп суган алдык. Бергә эшләүләре бигрәк тә күңелле.







