• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ямашевская основная общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районның "Ямаш төп гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесы

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Рыбно-Слободский район, с.Ямашево, ул. Х.Такташа, д. 1а/422669, Татарстан Республикасы, Балык бистәсе районы, Ямаш авылы, Һади Такташ урамы 1а йорты
Телефон: +7(843)-613-00-15
E-Mail: SYamash.Rs@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ямашевская ООШ"
Руководитель: Багавиев Алмаз Ахкамович
Год основания учреждения: 1986
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Новости школы

Башлангыч сыйныфлар атналыгы

Опубликовано: 03.02.2015

26-28нче гыйнварга кадәр башлангыч сыйныфлар атналыгын үткәрдек.Ул тулысы белән Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Атналыкта һәр укучы бик актив катнашты. Үзенең осталыгын күрсәтте.

Илебез солдатлары немец  фашистларына  каршы аяусыз көрәште.Зур батырлыклар күрсәтте.Ләкин тыныч тормышта да зур батырлыклар эшләргә була. Шул нисбәттән без беренче көнебезне кошларга ярдәм итүдән башлап җибәрдек. Җимлекләргә конкурс үткәрдек. Һәр укучы үзенең җимлеген яклап шигырь сөйләде. Бу шулай ук зур батырлык.

Икенче көнне Җиңүнең 70 еллыгына багышлап ясалган  рәсемнәргә конкурс үткәрдек. Бу конкурста да һәр укучы  актив катнашты.Алар һәрберсе үз рәсеменә анализ ясады.

Өченче көнне “Математика иленә” сәяхәт кылдык.Сәяхәтебезне шулай ук Бөек Җиңүгә багышладык.Укучылар сынауларда югалып калмадылар.Үзләренең тапкыр,зирәк,көчле булуларын күрсәттеләр.

Батырлар исеме үлемсез. Алар һәркемнең  хәтерендә. Аларның исемнәре -һәйкәлләрдә. Дүртенче көнне без үзебезнең авылдашларыбызның исемнәре язылган һәйкәл янын чистартык.

Бишенче көнне сугыш темасына язылган шигырьләргә,җырларга конкурс үткәрдек . Иң сәнгатьле итеп шигырь  сөйләүче, иң  матур  җырны башкаручы укучыларны билгеләдек. Укучылар бу эштә тә үзләрен сынатмадылар. Зур активлык күрсәттеләр.

Алтынчы көнне атналыкка йомгак ясадык,сугыш турында кино карадык. Конкурсларда иң актив катнашкан укучыларны , җиңүчеләрне билгеләдек. Атналыкның һәр көне укучылар өчен бик файдалы, кирәкле, бай эчтәлекле булды.



К списку новостей