• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ямашевская основная общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районның "Ямаш төп гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесы

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Рыбно-Слободский район, с.Ямашево, ул. Х.Такташа, д. 1а/422669, Татарстан Республикасы, Балык бистәсе районы, Ямаш авылы, Һади Такташ урамы 1а йорты
Телефон: +7(843)-613-00-15
E-Mail: SYamash.Rs@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ямашевская ООШ"
Руководитель: Багавиев Алмаз Ахкамович
Год основания учреждения: 1986
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Новости школы

Ветеранны хөрмәтләү

Опубликовано: 30.01.2014

     Бөек Җиңү көне ераклашкан саен, безгә бәхетле тормыш алып килгән ветераннарыбыз һаман кадерлерәк була бара. Ямаш авылында бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы ветераннарының икесе исән-сау яшәп ята. Ленинград блокадасын өзүгә 70 ел тулу уңаеннан Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты рәисе Гафаров Р.М., Юлсубино җирле үзидарә советы башлыгы Гатиятов Х.Х., Ямаш урта мәктәбе директоры Багавиев А.А., “Туган якны өйрәнүчеләр” җитәкчесе Зиннатов А.Х. һәм түгәрәккә йөрүче укучылар, 30 нчы гыйнвар көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Ленингад шәһәрен саклауда катнашучы Сафин Гыйлемҗан Сафа улы янында кунакта булдылар (Ул хәзерге вакытта кызы Минсара һәм кияве Нурсалих тәрбиясендә яши). Башкарма комитет рәисе Ринат Маратович ветеранга юбилей медале һәм истәлекле бүләк тапшырды. Бүләкне кабул итеп алганнан соң, Гыйлемҗан абый үзенең рәхмәтләрен җиткерде һәм кунакларны чәй табынына чакырды. Табын янында сугыш чоры авырлыклары, фронт кыенлыклары турында җанлы әңгәмә булды. Укучылар һәм кунаклар Ленинград блокадасы турында шуның җанлы шаһиты булган Гыйлемҗан абыйдан бик күп мәгълүмат ишеттеләр. Аның сүзләре һәркемнең йөрәгенә үтәрлек иде. Соңыннан кунаклар һәм укучылар сый-хөрмәт өчен рәхмәт әйтеп, ветеранга тыныч тормыш һәм бәхетле картлык теләп таралдылар.

                                           Зиннатов Азат.  7 нче сыйныф укучысы.



К списку новостей