• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ямашевская основная общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районның "Ямаш төп гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесы

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Рыбно-Слободский район, с.Ямашево, ул. Х.Такташа, д. 1а/422669, Татарстан Республикасы, Балык бистәсе районы, Ямаш авылы, Һади Такташ урамы 1а йорты
Телефон: +7(843)-613-00-15
E-Mail: SYamash.Rs@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ямашевская ООШ"
Руководитель: Багавиев Алмаз Ахкамович
Год основания учреждения: 1986
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Новости школы

Укытучылар көне белән!

Опубликовано: 05.10.2012

Әле хәтерлим бит бүгенгедәй
Мәктәбемә йөгереп барганны.
Тәүге тапкыр бусагасын атлап,
Укытучым каршы алганны.

Ул көннән соң ничә айлар үтте,
Ничә еллар ташудай акты.
Саф күңелнең күпме хатирәсе
Мәктәп тактасына язылды.

Дан җырлыймын укытучы кешемә мин,
Рәхмәт әйтеп, сөеп, олылап.
Җәймә булыр сезнең фатихагыз
Безне көткән тормыш юлында.

                         ***

Бу тормышның озын юлларыннан

Атладың да , һаман атладың;

Кеше дигән, укытучы дигән

Исемеңне горур сакладың.

                         ***

 

 

Укытучы... Нинди матур бу сүз.
Укытучы- хезмәт иясе.
Якын кешеләрем, сезнең алда,
Килә безнең (минем) башны иясе.

Укытучы кеше гыйлем иясе дә,
Әни кебек үзе мөлаем.
Зирәк сүзен кызганмаган
Бу дөньяда бар соң кем тагын?

Укытучы мәңге онытылмый
Хөрмәт-сөю һәрчак саклана.
Укучылар оясына очкан коштай
Вакыт табып сагынып кайталар.

Укытучым, җанга якын кешем
Кылдыгыз сез безгә изгелек.
Гамәл, киңәшегез үзегезгә
Бирсен иде бары игелек!

***

Көнләшәбез, чөнки  мондый хөрмәт,

Бик күпләргә әле эләкми;

Хезмәтегез халык күз алдында

Артык сүзләр монда кирәкми.

***

 

Ничә буын Сезнең образны

Маяк итеп алган юлына

Ничә буын рәхмәт әйткән зурлап,

Аттестатын тотып кулына.



К списку новостей