Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ямашевская основная общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районның "Ямаш төп гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | г. Рыбно-Слободский район, с.Ямашево, ул. Х.Такташа, д. 1а/422669, Татарстан Республикасы, Балык бистәсе районы, Ямаш авылы, Һади Такташ урамы 1а йорты |
| Телефон: | +7(843)-613-00-15 |
| E-Mail: | SYamash.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ямашевская ООШ" |
| Руководитель: | Багавиев Инсаф Алмазович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 10 |
| У нас учат: | 7 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ямашевская основная общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районның "Ямаш төп гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесы - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Кошлар көне 08.04.2014

Бүген мәктәбебездә кошлар көне билгеләп үтелде. Укучылар ясаган сыерчык ояларының бер өлеше мәктәп бакчасындагы агачларга эленде , ә бер өлеше Кызыл йолдыз урман хуҗалагына тапшарылды. Мәктәп укучылары урман хуҗалыгына шулай ук көл, нарат һәм каен бөреләре җыеп тапшырдылар. Иң күп бөре җыючы сыйныф итеп "Җидегән йолдыз" исемендәге 7 сыйныф билгеләнде.
-
Яз бәйрәме белән гүзәл затлар! 07.03.2014

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын – кызларда. Сезне, шул җир йөзенең бизәген, халыкара хатын – кызлар көне белән тәбриклибез хөрмәтле коллегалар. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көнне, елмаеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.
Бәйрәм белән сезне кадерлеләребез. Гомерегез буе яз гөледәй иркә, ягымлы, назлы булып калыгыз.
-
Ягез әле егетләр һәм кызлар! 07.03.2014

Бүген югары сыйныф укучылары арасында ягыз әле егетләр һәм кызлар дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Кичәдә катнашучылар үзләрен барлык яктан да уңган булган икәнлекләрен тагын бер кат расладылар. Афәрин егетләр һәм кызлар!
-
Теннис ярышлары 24.02.2014

20 февраль көнне Дельфин спорт комплексында өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышларда безнең мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясап кайттылар. 4 сыйныф укучысы Хайруллин Д.Д.-беренче урын, 7 сыйныф укучысы Низамова И.И.- өченче урын, ә кечкенәләр командасы беренче урын, зурлар төркеме икенче урын. Гомуми нәтиҗәләр буенча Ямаш урта мәктәбе командасы икенче урынга лаек булды.
-
Татарча көрәш ярышлары 24.02.2014

20-22 февраль Биектау районнында Республика күләм татарча көрәш ярышлары булып узды. 10 сыйныф укучысы Багавиев Инсаф Алмаз улы 60 кг. га кадәр авырлык бишенче урынны алып кайтты. Афәрин Инсаф!!! Алга таба уңышлар сиңа!
-
23 февраль Ватанны саклаучылар көне 24.02.2014

22 февраль көнне укучы кызлар коллективы укытучы абыйлар һәм укучы егетләрне бәйрәм белән котладалар.
Хөрмәтле ир-ат укытучыларыбыз һәм укучы егетләребез!
Ватанны саклаучылар көне – кыюлык, намус hәм батырлык көне белән котлыйбыз сезне.
Бу көчле рухлылык, чын ир-егетлəрнең батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм. Ватанга һəм халыкка хезмəт итү - үз илен ихлас сөюче гражданнарның һəрвакыт төп максаты булды һəм шулай булып калачак та.
Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге буыны һəм армия сафларын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең куркынычсызлыгы, туганнары һəм якыннарының тормышы өчен җаваплылык хисен югалтмасыннар иде.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телибез.
***
Ватанны саклаучылар көне
Чын ирләрнең бүген бәйрәме
Туар таңнарыбыз тыныч булсын
Артсын бәхет-шатлык күләме
Тыныч булсын сезнең күңелегез,
Эшләрегез барсын, гөрләсен.
Гомер буе сезнең йөрәкләрдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Сәламәтлек көч-дәрт ташып торсын.
Ашыкмагыз әле картлыкка
Байлык - муллык телик тагын сезгә
Барча теләк ихлас күңелдән
Телик әйдә тагын саф мәххәбәт
Тормыш яме артсын бүгеннән.
***
Кешелекнең көчле, егәрле
Кавеменең бер вәкиле бит син.
Беләгеңнән көч, йөрәгеңнән
Куәт, егәр китмәсен.
Сезнең янда гына без акыллы,
Сезнең янда гына чибәрләр.
Солдат булган өчен генә түгел
Көн дә кирәк илгә егетләр.
-
ГО буенча тренировка
15.02.2014
13 февраль көнне ГО буенча укулар булып үтте.
-
Афганчылар белән очрашу 15.02.2014

14 февраль көнне мәктәбебездә афганчылар белән очрашу булып узды. Очрашуга Гиниятов Тавис Шәйдулла улы һәм сафин Илдус Миневәли уллары килгән иде. Афганчылар бүгенге көндә безнең арабыздан киткән сыгышчан дуслары Мубаракшин Рәшит Шамил улы кабернә зыярат кылудан очрашуны башлап җибәрделәр.
-
Ветеранны хөрмәтләү 30.01.2014

Ленинград блокадасын өзүгә 70 ел тулу уңаеннан Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты рәисе Гафаров Р.М., Юлсубино җирле үзидарә советы башлыгы Гатиятов Х.Х., Ямаш урта мәктәбе директоры Багавиев А.А., “Туган якны өйрәнүчеләр” җитәкчесе Зиннатов А.Х. һәм түгәрәккә йөрүче укучылар, 30 нчы гыйнвар көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Ленингад шәһәрен саклауда катнашучы Сафин Гыйлемҗан Сафа улы янында кунакта булдылар (Ул хәзерге вакытта кызы Минсара һәм кияве Нурсалих тәрбиясендә яши).
- спортивный марафон - эстафета 27.01.2014











