МКУ «Отдел образования Исполнительного комитета Рыбно-Слободского муниципального района РТ» / Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты «Мәгариф бүлеге» муниципаль казна учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422650, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, пгт. Рыбная Слобода, улица Заки Шаймарданова, дом 58 / 422650 Татарстан Республикасы Балык бистәсе райны Балык Бистәсе штп., Зәки Шәймәрданов урамы, 58 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-21-26 |
| E-Mail: | sloboda.filial@mail.ru, ilsur.sadikov@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Отдел образования Рыбно-Слободского муниципального района РТ» / ТР Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты «Мәгариф бүлеге» МКУ |
| Руководитель: | Садиков Ильсур Мансурович |
Новости отдела образования|Мәгариф бүлеге яңалыклары
Форум родного языка|Туган тел форумы
Опубликовано: 21.04.202220 апреля 2022 года в Казани прошел Всероссийский форум родного языка, посвященный татарскому поэту Г. Тукаю, в рамках которого были подведены итоги IХ Международной олимпиады по татарскому языку. Всероссийский форум родных языков проводится Министерством образования и науки Республики Татарстан с 2014 года в рамках государственной программы по сохранению и развитию родных языков с целью создания дополнительных условий для сохранения и поддержки развития татарского языка, литературы и татарской культуры. Традиционно в рамках форума также чествовали победителей и призеров Всероссийского конкурса юных поэтов и писателей «Илһам».
Зональный тур Всероссийского конкурса юных поэтов и писателей «Илһам» («Вдохновение») проходил с 10 по 17 марта по номинациям «поэзия», «проза», «драматургия» и «журналистика». В этом году на конкурс было представлено 747 работ из Татарстана и семи субъектов России, из которых экспертная группа отобрала 300 лучших.
Среди победителей данного конкурса есть и учащиеся нашего района. Мингарипова Адиля, ученица 10 класса МБОУ «Кугарчинская СОШ», заняла 1 место в номинации «Проза», Шириязданова Алина, ученица 8 класса МБОУ «Кугарчинская СОШ», заняла 1 место в номинации «Драматургия». Их наставник – Закирова Танзиля Асатулловна, учитель татарского языка и литературы МБОУ «Кугарчинская СОШ». Победители конкурса были награждены дипломами и премией в размере 10 тысяч рублей.
Заключительный этап IХ Международной олимпиады по татарскому языку проходил с 17 по 20 апреля в Казани на базе Поволжского университета физической культуры, спорта и туризма. На олимпиаде участвовали 42 студента из Татарстана и субъектов Российской Федерации и 15 представителей Турции, Казахстана, Киргизии, Азербайджана и Австралии. Также на олимпиаде приняли участие 264 татарстанских старшеклассника – победители и призеры республиканских олимпиад по татарскому языку и литературе, 136 детей из разных областей и республик РФ.
Из числа участников нашего района ученица 8 класса МБОУ «Рыбно-Слободская СОШ №2» Токранова Альбина стала призером этой олимпиады, которая была награждена дипломом и премией в размере 20 тысяч рублей. Наставник - Токранова Эльвира Ильясовна, учитель татарского языка и литературы Рыбно-Слободской средней школы № 2.
Поздравляем победителей и их наставников с победой, желаем дальнейших успехов!
2022 елның 20 апрелендә Казанда татар шагыйре Г.Тукайга багышланган Бөтенроссия туган тел форумы узды. Бөтенроссия туган телләр форумы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан туган телләрне саклау һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында татар телен, әдәбиятын һәм татар мәдәниятен саклап калу һәм үстерү өчен өстәмә шартлар тудыру максатыннан 2014 елдан башлап үткәрелә. Гадәттәгечә, форум кысаларында «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесенең җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләделәр. «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесенең зона туры 10-17 мартта «шигърият», «проза», «драматургия» һәм «журналистика» номинацияләре буенча узды. Быел конкурска Татарстаннан һәм Россиянең җиде субъектыннан 747 эш тәкъдим ителгән, алардан эксперт төркеме 300 иң яхшы эшне сайлап алган.
Әлеге конкурс җиңүчеләре арасында безнең район укучылары да бар. Күгәрчен урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Мингарипова Әдилә «Проза» номинациясендә 1 урын, Күгәрчен урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Шириязданова Алинә «Драматургия» номинациясендә 1 урын яулады. Аларның остазы – Закирова Тәнзилә Әсәтулла кызы, Күгәрчен урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм 10 ар мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде.
Татар теле буенча IX Халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы Казанда 17-20 апрельдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында узды. Олимпиадада Татарстаннан һәм Россия Федерациясе субъектларыннан 42 студент, Төркиядән, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Әзербайҗаннан һәм Австралиядән 15 вәкил катнашты. Шулай ук олимпиадада Татарстанның 264 өлкән сыйныф укучысы – татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар, төрле өлкәләрдән һәм РФ Республикаларыннан 136 бала катнашты.
Безнең районнан 2 нче Балык Бистәсе урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Токранова Альбина татар теле буенча IX Халыкара олимпиада призеры булды, ул диплом һәм 20 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде. Аның остазы Токранова Эльвира Ильяс кызы, Балык Бистәсе 2нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Җиңүчеләрне һәм аларның остазларын матур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!


К списку новостей














