МКУ «Отдел образования Исполнительного комитета Рыбно-Слободского муниципального района РТ» / Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты «Мәгариф бүлеге» муниципаль казна учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422650, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, пгт. Рыбная Слобода, улица Заки Шаймарданова, дом 58 / 422650 Татарстан Республикасы Балык бистәсе райны Балык Бистәсе штп., Зәки Шәймәрданов урамы, 58 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-21-26 |
| E-Mail: | sloboda.filial@mail.ru, ilsur.sadikov@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Отдел образования Рыбно-Слободского муниципального района РТ» / ТР Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты «Мәгариф бүлеге» МКУ |
| Руководитель: | Садиков Ильсур Мансурович |
Новости отдела образования|Мәгариф бүлеге яңалыклары
“Гаиләнең гореф- гадәтләре һәм йолалары - балаларны тәрбияләү нигезе”
Опубликовано: 17.11.2016
2016 елның 16 ноябрендә муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Умырзая» Олы Елга балалар бакчасы базасында “Гаиләнең гореф- гадәтләре һәм йолалары - балаларны тәрбияләү нигезе” исемле мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре һәм гомуми белем бирү учреждениеләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының уртак семинары үткәрелде. Бу семинар балалар бакчасы һәм мәктәпнең педагогик эшләү дәвамчанлыгын тормышка ашыру, тәрбия һәм белем бирү процессында дәвамчылык мәсьәләләрен күтәреп чыгып,аларны чишү юлларын табу максатыннан оештырылды.
Балалар мәктәпкә ныклы әзерлек белән килсен өчен, балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык булу бик мөһим. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мәктәп таләпләренә ориентлашырга, мәктәптә белем алуны дәвам итү өчен кирәк булган белем һәм күнекмәләрне формалаштырырга тиеш булса, мәктәп баланың балалар бакчасында алган беренчел белем һәм күнекмәләренә нигезләнеп белем бирүне максат итеп куярга тиеш. Бу максатларның дөрес һәм урынлы булуы узган семинарда тагын бер кат расланды.
“Күбәләк” мәктәпкәчә әзерлек төркемендә Р. Шәехованың “Авазларны уйнатып“ уку методик комплектына нигезләнгән грамотага өйрәтү эшчәнлеге, “Акчәчәк”зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча оешкан белем бирү эшчәнлегендә С.Сәүбәнованың “Мактанчык алма” әкияте белән танышу кебек ачык чараларны карап, “Каенкай” кечкенәләр төркеменең ата - аналар җыелышында катнашып, мәктәп укытучылары үзләренә бик күп яңалык ачтылар, булачак укучының мәктәпкә әзерлеген күрә алдылар. Җыелышка килгән ата-аналарның зур активлык күрсәтүе педагогларның барысын да сокландырды. Ә мәктәп укытучыларының “Башлангыч сыйныфта татар телен өйрәтүдә актуаль проблемалар, бала –укучы алдында туган кыенлыклар”, “Тәрбия һәм белем бирү процессында дәвамчанлык” кебек чыгышлары семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Дәвамчылык мәсьәләләрен чишәргә, педагогларның бер-берсен аңлап, үзара хезмәттәшлек итеп эшләргә юл күрсәтте. Ә бу үз чиратында балаларның балалар бакчасыннан мәктәпкә тагы да ныклы әзерлек белән килүләренә нигез булып тора.
Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты “Мәгариф бүлеге” милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек буенча методисты
Хисамова Ләйсән Фирдәвес кызы
К списку новостей














