Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугарчинская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районының «Күгәрчен урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422662, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кугарчино, ул. Школьная, д.1 /Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Күгәрчен авылы, Мәктәп урамы,1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-85-41 |
| E-Mail: | Skug.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кугарчинская СОШ»/ «Күгәрчен УГБМ» ГБМБУ |
| Руководитель: | Ахатов Халидин Саматович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 67 учащихся, 28 воспитанников/ 67 укучы, 28 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 педагогов, 4 воспитателя / 19 педагог, 4 тәрбияче |
Новостной блок
“Әхлак тәрбиясе - күңел хәзинәсе”
Опубликовано: 21.12.2011Бала тәрбияләүдә гаилә тәрбиясенең әһәмияте арта барса да, без, укытучылар , үз чиратында, аның уңай йогынтысын педагогик яктан баетырга, максатчанрак итәргә һәм көчәйтергә тиешбез. Менә шулай эшләгәндә генә, гаилә белән мәктәпне бер-беренә якынайтырга мөмкин. Шулай итеп, балаларга бердәм тәрбияви караш булдырырга тырышырга кирәк . Шушы көннәрдә генә Күгәрчен урта мәктәбендә “Әхлак тәрбиясе- күңел хәзинәсе” дигән темага республика күләм зур тәрбияви чара үткәрелде.
Бу семинарда үзебезнең район һәм күрше Лаеш районы татар теле, әдәбияты укытучылары да катнашты. Алар каршында Күгәрчен урта мәктәбенең татар теле, әдәбияты укытучылары Закирова Т.Ә. һәм Иминова Г.К. ачык сыйныф сәгате һәм ачык дәрес бирделәр.
Закирова Т.Ә. дәресенең темасы “Мәрхәмәтле изге җан булыйк” дип аталды. Ул 8 нче сыйныф укучылары белән күренекле язучылар Ф.Яруллин һәм М.Маликова әсәрләренә тукталды. Бу әсәрләрдә чын кеше тәрбияләү мәсьәләләре шактый киң яктыртылды.
Иминова Г.К. әхлак дәресенең темасы “Әдәплелек бизи безне” дип аталды. Ул бу дәресендә 7 нче сыйныф укучылары белән исәнләшү, сәламәт яшәү рәвеше, бер-береңә яхшы мөнәсәбәт кебек күркәм сыйфатлар турында әңгәмә корды. Һәр ике дәрестә дә укучылар бүгенге буын яшьләребездә әдәплелек, дин, әхлак тәрбиясе асылына төшенделәр.
Семинарның пленар утырышында да бу төшенчәләргә зур игътибар бирелде. Район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков та мәктәпләрдә әхлак дәресләренә зур игътибар бирелүен белдерде. Аны киләчәктә тагын да киңрәк таратырга кирәклеген ассызыклады. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин үзенең чыгышында: “Мондый мөһим чараларны үткәрү бик кирәк. Яшь буында кече яшьтән үк мәдәниятебезгә, халкыбызга мәхәббәт тәрбияләүдә дин әһелләренең дә актив катнашуы куанычлы хәл. Яхшы сыйфатлы әхлак тәрбиясе бирү өчен бүген бездә бөтен мөмкинлекләр, тулы шартлар бар”- диде.
Шулай ук Күгәрчен авылы кызы - хәзерге вакытта Лаеш районы Каип урта мәктәбенең татар теле, әдәбияты укытучысы Зарипова Әлфия Фәйзерахман кызы да укучыларны әдәпле, иманлы, тәртипле булырга чакырды. Бу асыл сыйфатларның гомер буена бәхеттә, муллыкта яшәргә ярдәм итәчәген ассызыклады.
Гомумән, бу семинар укучылар, укытучылар, килгән кунаклар өчен дә файдалы чара булгандыр дип ышанып калабыз.
Фоторепортаж:
“Әхлак тәрбиясе - күңел хәзинәсе”









