Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугарчинская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районының «Күгәрчен урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422662, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кугарчино, ул. Школьная, д.1 /Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Күгәрчен авылы, Мәктәп урамы,1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-85-41 |
| E-Mail: | Skug.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кугарчинская СОШ»/ «Күгәрчен УГБМ» ГБМБУ |
| Руководитель: | Ахатов Халидин Саматович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 67 учащихся, 28 воспитанников/ 67 укучы, 28 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 педагогов, 4 воспитателя / 19 педагог, 4 тәрбияче |
Новостной блок
Әниләр көне!
Опубликовано: 28.11.2011
Ана-
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда ...
Әни, ана – бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм ниндидер самими көч, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул Җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе. Шуңа күрә аңарга карата булган хисләр ташкыны да бик көчле. Җәннәт аналарның аяк астында, дигән җөмлә белән килешмәүчеләр юктыр диярлек. Әйе, алар – аналар һәм безнең изге бурычыбыз – әлеге изге кешеләргә карата рәхмәтебезне, хөрмәт һәм яратуыбызны белдерү. Шушы очрактан 28 ноябрь мәктәбебездә “Әниләр бәйрәме” көненә багышланган зур чара булып үтте. Биредә белем учагыбызның укучылары аналарына булган мәхәббәт хисләрен сәхнә номерлары аша тапшырды. Һәр чыгыш аерым бер сөю ялкыны, аерым бер әйтеп бетерәлмәслек наз белән сугарылган иде. Әйе, әлеге кичә дистәләгән әнине бергә җыеп, бөтен залыбызны ямьләндерде. Аналар йөрәгендәге якты нурлар тирә-якны балкытты. Һәр чыгыш саен әлеге нур , тагын да ныграк балкуын дәвам итте. Укучылар исә, әлеге хисләр ташкынында аеруча дәртләнеп сәхнәдә үз осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге бәйрәм исә гасырлардан-гасырларга күчеп, чын мирасыбызга әйләнер. Аналарга куелган һәйкәлләр ватылмаган кебек ул да ел саен үткәрелеп чын һәм олуг бәйрәмгә әверелер. Уйлап карасаң, башкача булуы да мөмкин түгел!
К списку новостей









