• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Рыбно-Слободский
  • Школы
  • МБОУ «Кугарчинская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районының «Күгәрчен урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугарчинская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районының «Күгәрчен урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422662, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кугарчино, ул. Школьная, д.1 /Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Күгәрчен авылы, Мәктәп урамы,1 нче йорт
Телефон: +7(843)-612-85-41
E-Mail: Skug.Rs@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Кугарчинская СОШ»/ «Күгәрчен УГБМ» ГБМБУ
Руководитель: Ахатов Халидин Саматович
Год основания учреждения: 1987
У нас учатся: 72 учащихся, 20 воспитанников/ 72 укучы, 20 тәрбияләнүче
У нас учат: 20 педагогов, 4 воспитателя / 20 педагог, 4 тәрбияче

Новостной блок

9 декабря – День Героев Отечества / 9 нчы декабрь – Ватан Геройлары көне

Опубликовано: 09.12.2024

9 нчы декабрь – Ватан Геройлары көне. Шушы унайдан, Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбендә бик матур һәм тәрбияви чара уздырылды. Тантаналы рәвештә Россия һәм Татарстан флагы кертелде. Россия һәм  Татарстан  гимны башкарылды.

    “Россиядә 2007 елның 9 декабре Ватан геройлары көне буларак гамәлгә керде. Без бу көнне илебез геройларын искә алабыз, аларның эшләгән батырлыклары турында сөйләшәбез, ватаныбызны саклаган, үстергән кешеләргә рәхмәт әйтәбез һәм баш иябез. Мәктәбебездәге  шушы чараны ачык дип белдерәбез”,- дип сүзен башлады тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мөбәрәкшина Дания Ибраһим кызы. Ул мәктәбебезгә килгән кунаклар белән таныштырып үтте. Районыбызның  яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Багавиев Алмаз Ахкам  улы катнашты. Әфган сугышында булган якташларыбыз Шириязданов Рафик Гәбделхәй улы, Шириязданов Гәбделбәр Гәбделхәй улы, Багманов Айрат Әхәт улын укучылар җылы кабул итте.

  Ватаныбыз геройлары кемнәр алар? Шушы сорауга тагын да күбрәк җавап бирү һәм белемнәрне арттыру өчен тарих укытучысы Шакиров Рөстәм Рәфкать улы сүз алды. Батырлар көнен бәйрәм итү традициясен кире кайтару – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә.

  Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкин. Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлык. Тырыш хезмәт куеп эшләп, Хезмәт Батыры була ала. Батыр булу өчен, кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз – үзен аямый торган булырга тиеш.
 Әфганстандагы авыр шартларда, Чечня, Гурзия-Осетия конфликтларында, Сирия операциясендә геройлык кылган батырларыбыз бар. Безнең бүгенге чарада алар да катнаша. Ватаныбыз алдында бурычларын үтәгән батырларыбыз укучыларга  яхшы киңәшләрен бирделәр.  Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә ватандашларыбыз зур батырлык үрнәге күрсәтәләр. Алар алга таба бара, үз чикләрен саклый, билдән пычракка чумып, салкында да, эсседә дә үз бурычларын үти. Алар тирә-якта ядрәләр сызгырганда да, снарядлар төшеп шартлаганда да алларында торган максатларына ирешәләр. Тәрбия буенча директор киңәшчесе Ихсанова Миләүшә Наил кызы  хәрби операциядә катнашучы һәм һәлак булган якташларыбыз турында  сөйләде.

  Багавиев Алмаз Ахкам  улы укучыларга  Ватанны сакларга кирәклеген анлатты. Спортны яратып, нык, белемле кешеләр булып үсүләрен теләде.  Мәктәбебез директоры Әхәтов Халидин Самат улы һәр өлешкә нәтиҗә ясап барды, өстәмә мәгълүмат бирде. Әфган сугышына  күбрәк тукталып, якташларыбызга зур рәхмәт җиткерде. Без Ватаныбызны саклаган батырларны  1 минут тынлык белән искә алдык.  Очрашу ахырында, 6 нчы сыйныф укучысы Миннеханова Сәмирә, үз күңеле аша үткәреп, Геройларга  багышланган шигырь бүләк итте.  Фатих Кәримнең “Сибәли дә сибәли” шигыреннән соң, сугыш кайгыларын күрмичә, дөньяларыбыз тыныч булып, яхшы тормышта яшәп, эшләп,  югары нәтиҗәләргә ирешсәк иде, дип  нәтиҗә ясап төгәлләдек. Батырлыкны тыныч тормышта гына эшләсәк иде!

 



К списку новостей