Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 118 |
| У нас учат: | 36 |
Новости
Опубликовано: 27.01.2026КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Гыйлем” интеллектуаль конкурсы үтте
24-25 гыйнвар көннәрендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында тәүге тапкыр Татарстан Республикасының 10-11 сыйныф укучылары өчен “Гыйлем” интеллектуаль конкурсы узды.
Конкурс Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылды. Конкурс "Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге" проектларының берсе буларак гамәлгә ашырылды.
Татарстан Республикасының 10-11 сыйныф укучылары өчен оештырылган «Гыйлем» конкурсы ике турдан гыйбарәт иде. Беренче дистанцион тур 2025 елның ноябрь-декабрь айларында уздырылды. Беренче турда Татарстан Республикасы урта мәктәпләрендә белем алучы 218 катнашты. Алар арасында безнең мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Дмитриева Анастасия дә (укытучысы Гайсина Г.Г.) бар иде. Ул беренче турда үткәрелгән татар теле һәм әдәбиятыннан тест сорауларына дөрес җавап бирде һәм икенче этапка үтте. Икенче тур 4 этаптан торды. Икенче турның сигездән бер этабы конкурс юнәлешләренең берсе буенча проект эшләүне күздә тота иде. Гыйнвар аеның беренче атнасында проект эше җибәрелде. Эшләрне конкурс сайтына элгәннән соң 12 -15 гыйнвар аралыгында тавыш бирү этабы булды. Проект эшләре этабында иң күп тавыш җыйган 24 укучы, шулар арасында мәктәбебез укучысы Анастасия дә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенә конкурсның алдагы этабына чакыру алды һәм «Гыйлем» конкурсының чирекфиналында көч сынашты. Шундый зур хезмәт куйган укучыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.
К списку новостей












