Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 118 |
| У нас учат: | 36 |
Новости
Әдәби марафон - 2025
Опубликовано: 11.12.20252025 елның 10 декабрендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында «Әдәби марафон - 2025» финалистларын бүләкләү тантанасы үткәрелде. Балык Бистәсе районыннан «Әдәби марафон»да 99 кеше катнашкан булса, шуларның 13 е Котлы-Бүкәш мәктәбеннән. Тантанага 2025 елда «Әдәби марафон» (#ӘдәбиМарафон) проектында катнашкан һәм аның финалына барып ирешкән 2,5 меңнән артык татар әдәбиятын укучы һәм популярлаштыручы китап сөючеләр (4 илдән, Россиянең 23 төбәгеннән, Татарстанның барлык район һәм шәһәрләреннән катнашучылар), күп санлы язучылар, республика җитәкчелеге, танылган артистлар, Татарстан китап нәшрияты, телевидение һәм матбугат вәкилләре чакырылган иде.
Марафонда китап сату/күргәзмәсе эшләде, язучылар белән фото һәм автограф-сессияләр үткәрелде. Аннары актив әдәбият сөючеләрне бүләкләү тантанасы концерт программасы белән чиратлаштырылып алып барылды. Әйдаманнарны һәм барлык мәктәп укучыларын сәхнәгә чакырдылар һәм бүләкләделәр. Икенче өлештә язучылар белән сәхнәдә аралашу, интерактивта катнашу мөмкин иде.
2025 елда «Әдәби марафон» проектында катнашучыларны, язучыларны, артистларны, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләрен күреп, Казан каласында бик матур чарада катннашуыбыз белән без бик бәхетле идек. Танылган артистлар чыгышын күреп хозурландык, татар китабын укучыларның күплегенә шаккаттык, сөендек. Дөньякүләм масштаб алган марафонда китап укучыларны күреп, күңел күтәрелде. Чараны оештыручы Раил Гатауллинга һәм әйдаманыбыз Мөслимә Равзутдиновага зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
К списку новостей












