• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2
Телефон: +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92
E-Mail: skb.rs@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ
Руководитель: Салахиев Накиф Юнусович
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 118
У нас учат: 36

Новости

Музейга сәяхәт

Опубликовано: 18.10.2025

Мәктәбебездә бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган бик күп чаралар узды. Шуларның иң соңгысы Казан шәһәренә экскурсия булды. 

17 нче октябрь көнне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гайсина Г.Г., Курмаева Р.Р. җитәкчелегендә бер төркем укучылар башкалабызның тарихи урыннарында сәяхәт итеп кайттылар.

Каюм Насыйри музеенда ремонт булу сәбәпле, музей экспонатлары Тукай музееның бер залына куелган. Бу зал  К.Насыйриның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйли, тарихи-биографик һәм мемориаль-көнкүреш темасын, шулай ук тулаем татар мәгърифәтчелек фикеренең үзенчәлекләрен һәм үсеш этапларын ача. Экспонатлар арасында уникаль мемориаль экспонатлар бар: Каюм Насыйри кулы белән күчереп язылган мәдрәсә дәреслеге, аның берничә битендә галимнең шәхси мөһере, галимнең хронометр-сәгате, таягы һәм сандыгы. Шулай ук туганнарының кайбер шәхси әйберләре дә әлеге музейда саклана. Музей экскурсоводы Лена ханым галим турында бик кызыклы фактлар китереп сөйләде.

Аннары Лена ханым белән бергә  Г.Тукай залларына уздык. Аның  тирән эчтәлекле һәм кызыклы чыгышы шагыйрьнең авыр, әмма шул ук вакытта вакыйгаларга бай тормыш сукмаклары һәм иҗаты белән таныштырды. Кыска гына вакыт аралыгында Тукайның кечкенә Апуштан мәшһүр шагыйрьгә әйләнгән гомер юлы күз алдыннан кичте.

   Укучылар бу сәяхәттән Каюм Насыйри һәм Г.Тукай турында күп мәгълүмат туплап кайттылар.



К списку новостей