• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2
Телефон: +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92
E-Mail: skb.rs@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ
Руководитель: Салахиев Накиф Юнусович
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 142
У нас учат: 36

Новости

Г.Тукай

Опубликовано: 26.04.2024

26 нчы апрель көнне мәктәбебездә  шигърият бәйрәме бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 138 ел һәм Гаилә елы уңаеннан үткәрелде. Башка еллардан аермалы буларак, бәйрәм әниләр белән берлектә “Син Тукайны беләсеңме?” исеме белән КВН формасында үткәрелде. 7 а, 7 б сыйныфы укучылары һәм әниләр ике командага бүленеп ярыштылар, төрле биремнәр үтәделәр. Беренче ярыш “ Исемдә калганнар истә калганмы? “  дип аталды. Һәр команда әсәр эчтәлеге буенча 7 сорауга җавап бирде. Икенче конкурс

“ Табышмаклар аша Тукай әсәрләрен таныйбыз” дип исемләнде. Командалар Тукай әсәрләрен тануда көч сынаштылар. Өченче ярыш” Тукай образы һәм иҗаты рәсем сәнгатендә” дип аталды. Катнашучылар картиналар арасыннан, Л.Фәттәхов, Х.Якупов, Б.Әлменов, Х.Казаковның Тукайга багышланган картиналарын танып, алар  турында сөйләделәр. Дүртенче конкурста Казан, Мәскәү, Петербург шәһәрләрендә шагыйребезгә куелган һәйкәлләрне белүләрен күрсәттеләр. Бишенче ярыш “ Тукай шигырьләрен дәвам ит” дип аталды. Командаларга Тукайның шигырьләре тәкъдим ителде,  аларга төшеп калган юлларын дәвам итәргә кирәк иде. Әниләр дә, укучылар да бик актив булдылар, Тукай иҗатын белүләрен күрсәттеләр. Ярышлар арасында һәр сыныф үзләренең Тукай иҗаты белән бәйле номерларын күрсәттеләр. 5а, 5б, 6б сыйныф укучылары әкиятләрен сәхнәләштерделәр, 8а, 10а, 10б сыйныф укучылары шигырьләрен сөйләделәр, 8б сыйныф укучылары “ Без-Тукай оныклары” җырын башкардылар. 11а сыйныф укучысы Исмагилов Нияз җитәкчесе Бирдебәк мәдәният йорты җитәкчесе Толстова Е.Г. белән

 “ Шүрәле” әкиятен сәхнәләштерделәр. Ярыш барышында әниләр Гатауллина Р.Р., Гимадиева Г.М. үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр.

 Бәйрәмнән укучылар да, әниләр дә канәгать калдылар.

   



К списку новостей