• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2
Телефон: +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92
E-Mail: skb.rs@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ
Руководитель: Салахиев Накиф Юнусович
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 142
У нас учат: 36

Новости

Опубликовано: 16.11.2023

15 нче ноябрь көнне мәктәбебездә якташ композиторыбыз Фәтхерахман Әхмәдиевның иҗатына багышланган кичә үтте. Ф.Әхмәдиев  1930 нчы елның 15 нче ноябрендә районыбызның Тәберде Чаллысы авылында туа. 2023 нче елның 15 нче ноябрендә ( бүген) аңа 93 яшь тулган булыр иде. Кызганычка каршы, 1981 нче елның 3 нче сентябрендә иҗатының нәкъ чәчәк аткан вакытында, 51 яшендә ул арабыздан китеп барды. Аның безнең арадан китүенә 40 елдан артык вакыт үтсә дә, ул калдырган җырлар, моң татар халкы күңелендә бүген дә кадерле ядкяр булып саклана.

     Кичә “ Таяну ноктасы” тапшыруы форматында үткәрелде.  Экспертлар итеп  Котлы-Бүкәш авыл җирлеге башлыгы Нәҗипов Рәшит Газиз улы, композиторның шәкерте, аның чордашы, мәктәбебезнең ветеран укытучысы, авыл ветераннар советы рәисе Адиуллина Хәтимә Вәгыйз кызы, районыбызның Күки төп гомуми белем мәктәбе директоры, талантлы композитор, инструменталист, мөгаллим Әхәтов Халидин Самат улы,  Ф.Әхмәдиевнең иҗатын яхшы белүче, җырларын яратып башкаручы, мәктәбебезнең хөрмәтле директоры Сәләхииев Нәкыйф Юныс улы, Ф.Әхмәдиевнең авылдашы, күршесе, авылыбызның хөрмәткә лаек ветеран укытучысы Әгзәмова Нүрсинә Васил кызы, композиторның җырларын укучылар күңеленә сеңдерүче, мәктәбебезнең музыка укытучысы Мөхәрләмов Рәсим Хәмит улы чакырылдылар. Алар үзләренең Ф.Әхмәдиев турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Сәләхиев Н.Ю., Адиуллина Х.В. композиторның җырларын башкардылар, Мөхәрләмов Р.Х. баянда көйләрен уйнады. Әхатов Халидин Саматовичның төрле уен коралларында  ( авыз гармоны, саксафон, курай, окарина) уйнавы тапшыруыбызга матур аһәңнәр өстәде. Укучыларыбыз да читтә калмадылар. 4 нче сыйныф укучысы Мингазова А. композиторның  “ Җырлыйм әнием турында”, 7а сыйныфы кызлары ( Закирова Д., Фатыхова А., Шакирова Р.) “ Чалллы-Бүкәш яклары” җырларын башкардылар. И.Юзеевнең “ Фәтхерахман” поэмасын 10нчы сыйныф укучылары ( Хәйриева Р., Әхмәтшин Р., Габдрахманова Т., Бәдретдинова И., Садыйкова Э., Гыйлаҗева Д.)  яттан сөйләделәр.

    Берничә буын Ф.Әхмәдиев моңында тәрбияләнде, киләчәктә дә ул калдырган җырлар яшьләр күңелендә урын алыр дигән өметтә калдык.

  



К списку новостей