• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2
Телефон: +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92
E-Mail: skb.rs@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ
Руководитель: Салахиев Накиф Юнусович
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 142
У нас учат: 36

Новости

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме

Опубликовано: 24.05.2022

Бүген барыбыз өчен дә  иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе.Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.Егерме дүртенче май көнне мәктәбебездә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булды. Тантаналы чарада район башлыгы Илдар Таҗетдинов, район суды рәисе Евгений  Рябин, мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков, Татарстан республикасы мәгариф министрлыгы вәкиле Айсылу Зыятдинова, Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы Рәшит Нәҗипов һәм район кулланучылар җәмгыяте рәисе Раил  Бариев катнашты. Район башлыгы чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы кыңгырау көне белән котлады. "Алда сезне чыгарылыш имтиханнары һәм олы тормышыгызга керү сынаулары көтә. Сезгә уңышлар телим. Хыялларыгызга ирешегез. Чигенмәгез, көрәшегез», - диде ул үзенең мөрәҗәгатендә. 
Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең беренче укытучылары Рәфидә Фәтхетдинова, Миләүшә Әхмәтханова, Резидә Хәмидуллинага рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. "Сез безне укырга өйрәттегез, безгә чын кешеләр булырга этәргеч бирдегез. Сез балачагыбызны матур гына түгел, эчтәлекле, файдалы да итә алдыгыз. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә, кечкенәләрне якларга, кешеләр белән аралашырга өйрәттегез. Без сезгә бик рәхмәтле!”.
Бәйрәм чарасы күңел күтәренкелеге белән тулы иде, Чыгарылыш сыйныф укучылары дулкынландыргыч җыр башкардылар һәм традицион рәвештә вальс һәм күңелле флешмоб биеделәр. Сыйныф җитәкчеләренә, ата-аналарга һәм мәктәпкә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. «2011 елның 1 сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкыч кигән нәни кызлар, кара чалбар һәм ак күлмәкле шук малайларның тәүге тапкыр мәктәпкә укырга килгәнен хәтерлим. Укучылар өчен дә, безнең өчен дә вакыт сизелмичә үтеп китте. Бүген сез олы тормыш бусагасында басып торасыз. Ышанычны аклагыз, максатларыгызга җитегез",- дип сәламләде укучыларны мәктәп директоры Нәкыйф Юнысович. 


 



К списку новостей