• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2
Телефон: +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92
E-Mail: skb.rs@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ
Руководитель: Салахиев Накиф Юнусович
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 142
У нас учат: 36

Новости

Җырлыйк әле

Опубликовано: 22.11.2018

 

Фәтхерахман гармуны!  Бөкәшнең

Йөрәккә җыелган бар моңы!...  дип язды шагыйрь И.Юзеев күренекле якташ композиторыбыз Фәтхерахман Әхмәдиев турында.  Халкыбызда “Йөрәктән чыккан моң гына йөрәккә керә ала”дигән әйтем яши. Бу сүзләр дә  нәкъ аның турында әйтелгән. Якташыбызның җырлары ничәмә дистә еллар инде җырчыларыбыз  репертуарыннан төшмичә, как-кат башкарылып һәм башкарылган саен тыңлаучы күңеленә янә бер илаһи моң һәм ләззәт өстәп килә.

     Мәктәбебездә дә Фәтхерахман Әхмәдиев  иҗатын укучылар күңелендә  саклау максатыннан ел саен төрле чаралар уза. Бүген аның туган көне уңаеннан “Җырлыйк әле!”  бәйгесе үткәрелде. Әлеге чараны музыка укытучысы  Мөхәрләмов Р.Х . әзерләде, педагог-оештыручы Гатауллина Р.Р. алып барды.  Бәйгедә район, республика җыр-конкурсларында актив катнашып, җиңү яулаган  9нчы сыйныф укучылары Зиннәтуллина З., Малов А., 11нче сыйныф укучысы Вафина Л. катнаштылар. Уенчылар Фәтхерахман Әхмәдиевның  иҗатын яхшы белүләре белән беррәттән, аның җырларын  зур осталык белән башкардылар. Залда утыручы  8-11нче сыйныф укучылары, укытучылар һәм килгән кунаклар(композиторның туганнан туган энесе Әхмәдиев Миннәхмәт абый һәм ветеран укытучыбыз - Фәтхерахман Әхмәдиевнең укучысы Адиуллина Хәтимә Вәгыйзовна)катнашучыларга кушылып җырладылар. Бәйге “Яңа гасыр” каналында баручы “Җырлыйк әле!”  тапшыруы форматында  барды. Өч тур нәтиҗәләре буенча уенчылар тигез балларга ия булдылар. Мәктәп директоры Сәләхиев Н.Ю. һәр катнашучыны диплом һәм Р.Сальмушевның Фәтхерахман Әхмәдиев  истәлегенә чыгарылган “Мәңге яшисе килә” китабы белән бүләкләде. Якташыбызнын җырлары киләчәктә дә яшь буын күңелендә саклансын, онытылмасын иде.



К списку новостей