• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2
Телефон: +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92
E-Mail: skb.rs@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ
Руководитель: Салахиев Накиф Юнусович
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 142
У нас учат: 36

Новости

Баһадирларыбыз көч сынаша

Опубликовано: 01.12.2012

 

Баһадирларыбыз көч сынаша.
  Бу атнада Котлы Бүкәш мәктәбебездә авылдашыбыз, шушы мәктәпне тәмамлаган егетебез Әкъмәлетдинов Илгиз истәлегенә багышланган татарча көрәш бәйгесе булды. Биредә Биектау, Шомбыт, Мәшләк, Юлсубино, Күгәрчен, Күки, Урахчы, Олы Елга, Иске Арыштан килгән мәктәп командалары көч сынашты.
   Көрәш башланганчы Татарстан гимны атында Татарстан флагы күтәрелде. Флагны Котлы Бүкәш мәктәбенең татарча көрәш буенча район чемпионы сигезенче сыйныф укучысы Абдуллин Инсаф күтәрде.Һәм килгән кунакларга сүз бирелде. Балык бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының урынбасары Хәбибуллин Рашат Хәбри улыбарлык катнашучыларга исәнлек-саулык, укуларында зур уңышларга ирешүләрен , исән-сау гына, имгәнмичә көрәшеп, һәрвакыттагыча гаделлек белән бил алышуларын теләде. Һәм  Илгизнең күршесе, туганы  “Кама” кулланучылар җәмгыятенең җитәкчесе Бариев Раиль Нәгыйм улы авыр булса да Илгизнең кечкенәдән спортка гашыйк икәнлеге, соңгы көненә кадәр спорт белән шөгыльләнгәнен һәм республика буенча да чемпион икәнлеге турында әйтеп китте. Бәйгене карарга дип түбәндәге кунаклар  килгәннәр иде: Котлы Бүкәш авыл җирлеге башлыгы Фәтхетдинов Илдар Вакыйф улы,спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Мәннанов Мансур Гомәр улы, МБОУ ДОД “ДОО(П)”Ц”җитәкчесе Фатыйхов Илдус Гаяз улы.
   Менә ниһаять, татарча көрәш эстафета алды.Бәйге кызганнан-кыза барды. Җанатарларыбыз командалары өчен янып-көеп үзләре көрәшкәндәй хис теп утырдылар.Ашханәдә пешекче апаларыбыз көрәшче егетләребезне кайнар аш белән тәэмин иттеләр.Бәйге концерт номерлары белән үрелеп барды. Көрәш үзенекен итте дигәндәй, урыннар да үз кешеләрен таптылар.Башлангыч сыйныф укучыларына кадәр зур кызыксыну белән көч сынашты.Бәйгедә урын алган егетләребезне атап китәсе килә:
                  28 кг
1.Закиров Илһам (Биектау)
2. Малов Данил (Котлы Бүкәш)
3. Шәрәфиев Илһам (Шомбыт)
                 32 кг
1. Хәсәншин Рәзил (Котлы Бүкәш)
2. Әхмәтҗанаов Айрат (Биектау)
3. Казаков Максим (Котлы Бүкәш)
                 36 кг
1. Кибяков Алексей (Мәшләк)
2. Сафин Рәсим (Биектау)
3. Гилязов Инсаф (Олы Елга)
                 43 кг
1. Шафиков Марсель (Котлы Бүкәш)
2. Пчеляков Радик (Шомбыт)
3. Мөхәммәтҗанов Илназ (Котлы Бүкәш)
                 46 кг
1. Гөбәйдуллин Рушан (Шомбыт)
2. Насыйбуллин Фуат (Күки)
3. Гарифуллин Фаиль (Күгәрчен)
                 50 кг
1. Гыйматдинов Инсаф (Котлы Бүкәш)
2. Сергеев Денис (Шумбут)
3. Шәрәфиев Рәшид (Котлы Бүкәш)
                    55кг
1. Шәрәфиев Илназ (Котлы Бүкәш)
2. Гарипов Рәдиф (Биектау)
3. Сафин Рәмис (Котлы Бүкәш)
                    60кг
1.Абдуллин Ислам(Котлы Бүкәш)
2. Шәрәфиев Марат (Котлы Бүкәш)
3. Хаматханов Алмаз (Юлсубино)
                   70кг
1.     Гыйләҗев Алмаз(Биектау)
2.     Хәбибуллин Артур (Шомбыт)
3.     Федоров Виталий (Шомбыт)
       70 кг дан югарырак
1. Закиров Салават ( Иске Арыш)
2. Тимофеев Алексей (Шомбыт)
      3. Гайфиев Рәфыйк (Котлы Бүкәш)
Ахырдан җюри әгъзалары киңәшкәннән соң түбәндәге нәтиҗәләр килеп чыкты:
I нче урынга Котлы Бүкәш мәктәбе лаек булды. Җитәкчесе Гайфуллин Илшат.
II нче урынга Шомбыт мәктәбе. Җитәкчесе Төхвәтуллин Рәмис.
III нче урынга Биектау мәктәбе лаек булды. Җитәкчесе Төхвәтуллин Рәмис.Бәйгене оештыруда булган матди чыгымнарны Раил Нәгыймович үз өстенә алды. Аңа чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Барлык бәйгедә урын алучы баһадирларыбызга мактау кәгазьләре, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Ә башка мәктәпләргә моңсуланырга кирәкми, чөнки алда әле тагы бик күп бәйгеләр планлаштырыла һәм сезне яңа үрләр көтә, дусларым диясе генә кала. Һәрвакытта сезгә сәламәтлек, уңышлар гына юлдаш булсын! Әфәрин!


К списку новостей