Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 142 |
У нас учат: | 36 |
Новости
Без дә пионерлар идек
Опубликовано: 21.05.2012
Бәйрәм тантанасы барабан тавышы астында башланып китте. Укучылар беренче пионер отрядлары, сборлары турында сөйләделәр. Тарихтан ишетеп белүебезчә, 1922 елда Татарстанда ачлык була. Бу елларда иң зур проблемаларынң берсе булып ятим, караучысыз балаларның артуы тора. Шунлыктан, Татарстанда 1923 елның июнендә комсомоллар Иосиф Малкин һәм Шәһид Шаммазов балалар китапханәсендә беренче пионер отрядларын оештыралар. Беренче отрядта 5 звено, анда 49 пионер була. Бу вакытта галстук дигән сүз бөтенләй кулланылмый, кибетләрдә дә галстуклар булмый.
Соңыннан сүзне кунакларга бирдек. Алар укучыларны ,укытучыларны бәйрәм белән котладылар. Укучыларның узган буын пионер оешмасын искә алулары белән бик сөенделәр. ”Кайчандыр без дә пионерлар идек бит”-диделәр алар.
Бәйрәмебезнең икенче өлешендә икенче сыйныф укучыларын эзтабарга, дүртенче сыйныф укучыларны варислар оешмасына кабул иттек. Алар шигырьләр, эзтабарланың, варисларның кагыйдәләрен сөйләделәр. Соңыннан “Салют сиңа, Муса Җәлил” җырын башкардылар.
Өченче өлеше спорт мәйданчыгында төрле ярышлар уздыру иде. Һава шартлары эссе булуга карамастан укучылар ярышларда бик теләп катнаштылар. Соңыннан агач күләгәсендә табын корып, ял итеп алдык.
Пионерлар дус, тату, шәфкатьле, белемле, җитез, өлгер булганнар. Безгә дә алардагы сыйфатларны булдырырга кирәк, дусларым!
К списку новостей